Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 27 детей |
У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тылсымлы әкият 28.12.2016
Бәйрәм иртәсенә экият геройлары да килгән иде. Балаларга бигрәк тә Феяның (тәрбияче Гарипова А.А.) чыгышы бик ошады. Тылсымлы таягы ярдәмендә ул балаларга Яңа ел әкияте бүләк итте.
-
Бәйрәм мизгелләре 27.12.2016
Клоуннар чыгышын балалар бик яратып карадылар. Тәрбияче Тимеркаева Г.Т. һәм кече тәрбияче Баязитова Л.М. бу рольләрне бик оста башкардылар.
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2016
Яңа ел тамашасында Убырлы( кече тәрбияче Нәбиева Г.М.) һәм Шүрәле(кече тәрбияче Таҗиева Г.Д.) .
-
Яңа ел кунаклары 26.12.2016
Яңа Карамалы авылы "Каенкай" балалар бакчасы балаларының бәйрәмдәге чыгышы.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән бәйрәм кичәсе узды.Кыш бабай белән Кар кызы бик күп уеннар, сюрпризлар һәм әлбәттә инде күчтәнәчләр белән килгән иде. Һәр бала үзенең һөнәрен күрсәтте, уеннарда катнашты. Бәйрәмгә кунакка Яңа Карамалы авылы "Каенкай" балалар бакчасы балалары да килгән иде. Алар күчтәнәчкә "Чуртан кушуы буенча" әкиятен һәм "Карамельки" ансамбле чыгышын алып килгәннәр иде.Балаларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.Ансамбльне оештыручы бакча мөдире Хаджанова Роза Николаевнага Кыш бабай уңышлар теләде, балаларга бүләкләр тапшырды.
-
Чыршы бәйрәме 23.12.2016
Бүген кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме булып үтте.Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы белән бергә Куян, Төлке дә килгән иде. Урман җәнлкеләре белән бергә балалар уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигыръләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2016
Бүген Уртанчылар төркемендә көтеп алган Яңа ел бәйрәме булды.Балалар Убырлы, Шүрәле катнашында Яңа ел тамашасы карадылар. Кыш бабай белән Кар кызы да балаларны котларга күчтәнәчләр белән килеп җиттеләр. Балалар бик матур итеп чыгыш ясадылар.Кыш бабай конкурсларда катнашкан иң актив әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.
-
Яңа ел бизәкләре 20.12.2016
Декабрь башында башланып киткән "Яңа ел бизәкләре" конкурсында әти-әниләр бик актив катнашты.Балалар белән бергә ясаган эшләрне бүлмәләрне бизәү өчен кулландык.Конкурска нәтиҗәне Кыш бабай белән Кар кызы ясаячак.
-
Ел тәрбиячесе - 2016 15.12.2016
Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында база балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында "Ел тәрбиячесе - 2016" конкурсының сайлап алу туры узды.Безнең бакчадан уртанчылар төркеме тәрбиячесе Фәтхетдинова Гөлнара Марсель кызы катнашты.Ул уртанчылар төркемендә "Әтәч үзенең гаиләсе белән" дигән интегральләшкән бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.Кокурсның икенче өлешендә тәрбиячеләр үзләренең эш юнәлеше буенча "Иҗади лаборатория"ларын якладылар.
-
Тиздән Яңа ел бәйрәме! 10.12.2016
Бакчада Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшлзре башланып китте. Әти-әниләр "Яңа ел бизәкләре" конкурсына әзерләнә, ә балалар тәрбияче апалары белән бергә бүлмәләрне бизиләр.