Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Юлда йөрсәң уяу бул! 01.12.2021

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту максатыннан зурлар төркемендә "Юлда йөрсәң уяу бул!" дигән темага кызыклы чара узды. Балалар урам аша чыкканда игътибарлы булырга, саклык чаралары турында онытмаска кирәклеген өйрәнделәр. Юл йөрү кагыйдәләре турында биремнәр эшләделәр, табышмаклар чиштеләр.
-
29 ноябрь - Татарстан Республикасы флагы көне 30.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы флагы көне кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә әңгәмә узды. Балалар символикалар турында белемнәрен киңәйттеләр, Татарстан гимнын тыңладылар.
-
Әниләр көне 29.11.2021

Әниләр көне уңаеннан бакчада тәрбияләнүчеләр әниләргә бүләк-открыткалар ясадылар, әниләрне котлап видеролик төшерделәр.
-
Дымка байбикәсе 25.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркемендә рәсем шөгылендә рус халкының дымка байбикәсен ясадылар.
-
Без театр яратабыз 24.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Театр һәм балалар" проектын тормышка ашыру максатыннан "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авыл мәдәният йорты каршында эшләүче "Нур" балалар театрында кунакта булдылар. Балалар якташ язучыбыз Л.Леронның "Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары" спектаклен карадылар.
-
Киңәшмә 23.11.2021

Бүген "Укытучылар йортында" мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 22.11.2021

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар саф һавага чыккач кошларны сыйладылар.
-
Юлларны чистартабыз 19.11.2021

Саф һавага чыккач мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юлларны кардан чистарттылар, бергәләп эшләү күнекмәләре алдылар.
-
"Әлли-бәлли бәү..." 18.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә бишек җырлары турында әңгәмә узды. Балалар бишек җырлары турында белемнәрен киңәйттеләр, бишек җырларын тыңладылар.
-
"Туп, туп түгәрәк..." 17.11.2021

"Туп, туп түгәрәк, тәгәрәп кит тизерәк" - кечкенәләр төркемендә уен аша балаларның игътибарлылыгын үстерү, уен кагыйдәсен үтәргә өйрәтү максатыннан шогыль узды. Уен балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.










