• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а
Телефон: +7(855)-562-36-05
E-Mail: S3.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Руководитель: Мирзаянов Азат Фаритович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 549 учащихся
У нас учат: 47 педагогов

Вести из гимназии

“Физик-математик алгарыш” белем бирү проекты

Опубликовано: 14.05.2026

Татарстан Республикасында 2024 елдан “Физик-математик алгарыш” республика проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – мәктәп укучыларының математика, физика һәм информатика фәннәренә кызыксынуын арттыру, техник юнәлештәге сәләтләрен үстерү һәм киләчәктә фәнни-инженерлык өлкәсендә белем алуга әзерләү.

– Республика проектында катнашып, Мөслим гимназиясе 2025-2026 уку елына 600 мең сумлык грант отты. Проект кысаларында укучылар заманча белемнәр ала, иҗади фикерләүләрен үстерә һәм төгәл фәннәр дөньясына тагын да тирәнрәк чума, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.

Мөслим гимназиясендә Казан федераль университетының өлкән укытучысы Ринат Мәүләвиев ике көн дәвамында укытучыларга һәм математика фәненнән профиль имтихан бирүче укучыларга БДИ биремнәрен чишүдә, катлаулы мисалларны өйрәнүдә үз алымнары белән уртаклашты. Комплекслы математика анализы аеруча игътибар һәм уйлау сәләтен эшкә җигүне таләп итә.

– “Физик-математик алгарыш” белем бирү проекты гамәлгә ашырылуы мәктәпләрдә физика-математика сыйныфлары һәм түгәрәкләре ачуны, мәктәпләргә грантлар һәм премияләр бирүне, шулай ук физика һәм математиканы популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар сериясен үткәрүне күздә тота. Шунысын да белеп торырга кирәк: грантның бары тик 10 процентын гына җиһазлар алуга юнәлтергә була. Калган средстволарны максатчан төстә укуга, укучылар белән әлеге юнәлештә экскурсияләр уздыруга, математика, физика фәненннән түгәрәкләр үткәрүгә тотарга мөмкин, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Мөслим гимназиясе откан грант хисабына Иннополиста, Әлмәт дәүләт нефть институты, Кванториум үзәгендә экскурсиядә булып кайттылар. Средстволарны максатчан тотуга әти-әниләр дә җәлеп ителә. Алар белән берлектә төрле чаралар, атналыклар да үткәрелгән.



К списку новостей