МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 535 учащихся |
У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Өлкәннәр көне
Опубликовано: 03.10.2025Өлкәннәр көне уңаеннан 1а, 1б, 1в сыйныфы укучылары белән бик матур, җылы бәйрәм чарасы үтте. Кичәнең хөрмәтле кунаклары: төрле өлкәләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре, балаларның әби-бабайлары булды.
Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан нәниләр зур дулкынлану белән кадерлеләре каршында чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм балаларның кызыклы сценкалары белән чиратлаштырып барылды. Балаларның һәр чыгышын кунакларыбыз зур алкышларга күмде. 1 б сыйныф укучысы Хаҗиева Ясминәнең әнисе Хаҗиева Ләйсән үзенең моңлы тавышы белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Шәймәрданова Аделинаның әбисе Нурания Әзгам кызы әби-бабайлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде һәм яшь буынга киңәшләрен әйтте.
Бәйрәмгә килгән һәр әби-бабайга төрле номинациядә Дипломнар тапшырылды. Балалар да әби-бабайларына үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Чара чәй табыны артында, күңелле очрашу һәм танышу булып дәвам итте.
К списку новостей