• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а
Телефон: +7(855)-562-36-05
E-Mail: S3.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Руководитель: Мирзаянов Азат Фаритович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 535 учащихся
У нас учат: 47 педагогов

Вести из гимназии

Һөнәрләр бәйгесе

Опубликовано: 21.10.2022

Үзәк балалар китапханәсендә “Пушкин картасы” кысаларында “Һөнәрләр бәйгесе” дип аталган бик күнелле, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бу чарада раоныбызның күренекле җитәкчеләре һәм мәктәп укытучылары, укучылары катнаштылар. Бирегә килгән кунакларыбыз да төрле һөнәр ияләре. Беренче кунагыбыз Султанов​ Рушат​ Завдатович. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән сүзләр нәкъ менә Рушат абыйга туры килә. Ул үз тормышының ярты гомерен Мәгариф өлкәсендә хезмәт куюга багышлый, ә калган яртысын Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башкарма комитетында социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли. Ул бүгенге көндә дә бик актив,​ лаеклы ялда булуына кармастан Татарстан халыклар асамблеясының Мөслим муниципаль районында вәкиллек җитәкчесе, Мөслим муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе булып хезмәт итә.
Икенче ​ кунагыбыз аюны да биергә өйрәтә торган ихтияри көчле шәхес Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия​ Ягдиевна​ Хабибуллина.
Өченче кунагыбыз тынгысыз йокысыз төннәр аша күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать иясе, Мөслим үзәк район хастаханәсенең баш табибы, хирург Дамир Талгат улы Сулейманов булды.
​ Кичә кунаклар белән якыннан танышу белән башланып китте. Һәр кунак балаларны үз һөнәре, тормышы белән таныштырды. Килгән кунакларга кызыклы сынаулар да бирелде. Бу сынауларда Рушат абыйның матур җырлавын сокланып тыңладык, Лилия Ягдиевна мнемотаблица методы буенча шигырь сөйләде, Дамир Талгатович “Кара тартма” рубрикасында катнашып дипломга лаек булды. Җитәкчеләр һәм яшьләр ике командага бүленеп интеллектуаль ярышта катнаштылар. Кичә бик күңелле, файдалы һәм мавыктыргыч булды. Барлык кунакларыбызга бу кичәне җанландырып, бизәп килүләре өчен тирән рәхмәтләребезне белдерәбез!



К списку новостей