МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 535 учащихся |
У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы.
Опубликовано: 23.03.2017
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел инде шагыйрә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылда. 17 нче мартта узган тантанада шагыйрә Клара Булатова үзе, Әлмәт Язучылар оешмасы вәкилләре катнашты. Әлеге конкурста Мөслим районы мәктәпләрендә укучы егетләр һәм кызлар бик теләп катнаштылар.
Мөслим гимназиясе I дәрәҗә Диплом һәм премия белән бүләкләнде. “Былбыл” иҗат берләшмәсе җитәкче Тимергалиева Э.В. конкурска 6 ел рәттән җиңүчеләр әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, Мөслим гимназиясенең 8б сыйныфы укучысы Алинә Хәертдинова һәм 6б сыйныфы укучысы Диләрә Нуриева “Әдәби иҗат” номинациясендә III дәрәҗә Диплом һәм премияләргә ия булдылар (фәнни җитәкчеләре З.Н.Шәнгәрәева, Э.В.Тимергалиева). Мөслим гимназиясе укучылары Илүзә Кашапова, Шамил Миннегалиев, Лиана Хәбибуллина, Алия Солтанова, И.Харисова конкурсның лауреатлары булды. Катнашучы диплом һәм бүләк ияләре: Зөлфәт Әхмәтҗанов, Сөмбел Галиева, Зөһрә Закирова, Айзат Шәмсетдинов, Сабина Идиатуллина, Айзирәк Исламова, Шөһрәт Мирзамуратов, И.Хафизова, А.Зарипов. (укытучылары Г.Ш.Мирзасалихова, М.А.Идиатуллина, Г.М.Солтанова, Г.Ф.Исмәгыйлова, З.З.Авзалова, Г.М.Мирзамуратова).
Тантанада чыгыш ясаучылар Мөслим гимназиясе укучыларның иҗатка тартылуын матур күренеш дип бәяләделәр.
К списку новостей