МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Саф хавада ирекле уеннар/Игры на свежем воздухе 17.03.2021

Уртанчылар төркеме балалары белән саф хавада ирекле уеннар уйныйбыз. Яз җитүгә карамастан, кар эле күп, рәхәтләнеп таудан шуабыз, окоплар казыйбыз, кояшны, кардагы эзләрне күзәтәбез.
Прогулка в средней группе. На дворе весна, а снега много и мы все еще катаемся с горки.Роем окопы, наблюдаем за солнцем и веселимся.
-
"Аргамак" атлар спорт комплексына экскурсия/Экскурсия в конно-спортивный комплекс 17.03.2021

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Аргамак" атлар спорт комплексына экскурсиягә бардылар. Балалар атлар турында күп файдалы мәгълүматлар белделәр.
Дети подготовительных к школе групп посетили конно-спортивный комплекс "Аргамак". Узнали много новой и полезной информации о лошадях.
-
Тәрәзә төбендәге бакчада эш/Работа в огороде на подоконнике 15.03.2021

Уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендәге бакчада да эшлиләр: сулар сибәләр, чүпләрен утыйлар, уңыш җыялар. Витаминлы суган тәмле дә соң!
Дети средней группы ухаживают за огородом на подоконнике: поливают, наблюдают за ростом корней, собирают сорняки, собирают урожай. Как вкусен витаминный лучок!
-
"Чәй йорты"/ "Дом чая" 15.03.2021

Уртанчылар төркемендә "Чәй йорты" темасына әвәләү эшчәнлеге. Шөгыль барышында балалар белән татар халкының милли ризыклары турындагы белемнәрен ныгыттык.
Лепка в средней группе на тему "Дом чая". С детьми лепили татарские национальные блюда: треугольник, бэлеш, коймак, чак-чак.
-
"Халыклар төрле - Республика бер генә!"/"Народы разные - Республика одна!" 12.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган республикакүләм "Халыклар төрле - Республика бер генә!" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан тәрбиячеләребезне: Халиуллина Н.И., Латипова А.Ф., Гиздатова Р.В., Ахунова Э.Н. ларны төрле номинацияләрдә 1 дәрәҗә дипломга лаек булулары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!
В рамках Года родных языков и народного единства воспитатели Халиуллина Н.И., Латипова А.Ф., Гиздатова Р.В., Ахунова Э.Н. приняли участие в республиканском конкурсе "Народы разные - Республика одна!" и удостоились дипломов 1 степени в различных номинациях! Поздравляем их и желаем дальнейших успехов и творческого вдохновения!
-
Суганнар үскәнен күзәтәбез/ Наблюдаем за ростом луковиц 12.03.2021

Зурлар төркеме балалары үзләре утырткан суганнарга су сибәләр, үскәннәрен күзәтәләр.
Дети старшей группы поливают посаженные ими луковицы, наблюдают за их ростом.
-
"Әти белән бергә!" бәйгесендә җиңүчеләр/ Победители конкурса "Вместе с папой!" 11.03.2021

Республикакүләм "Әти белән бергә!" бәйгесендә катнашып, "Гаилә традицияләре" номинациясендә 3 урын яулаучы Гәрәева Азалияне, "Бар эшне дә булдыра!" номинациясендә 1 урын яулаучы Нуруллин Тимурны җиңүләре белән котлыйбыз! Балаларга да, тәрбиячеләре Закирова Лилия Рәйхан кызына да киләчәктә уңышлар телибез!
Поздравлям участников республиканского конкурса "Вместе с папой!": Гараеву Азалию, занявшую 3 место в номинации "Семейные традиции", Нуруллина Тимура, занявшего 1 место в номинации "Мастер на все руки!" и их воспитателя - Закирову Лилию Райхановну.
-
Иртәнге якта өстәл уеннары/Настольные игры в утреннее время 11.03.2021

Уртанчылар төркемендә иртәнге якта өстәл уеннары уйнау оештырыла. Татар әкиятләре буенча пазллар, шакмаклар җыеп, балалар әкиятләрнең исемен, авторын, геройларын искә төшерәләр. Математик күзаллауларын ныгыту максатыннан төрле кызыклы биремнәр эшлиләр.
Дети средней группы в утреннее время играют в настольные игры. При собирании пазлов и кубиков закрепляем татарские сказки, вспоминаем названия, авторов и героев этих произведений. Во время работы с развивающей игрой по ФЭМП закрепляем знания детей о геометрических фигурах и цифрах.
-
Тәрәзә төбендә бакча/Сад на подоконнике 05.03.2021

Уртанчылар төркеме балалары белән суган утырттык, чәчәк орлыклары чәчтек. Аларны үстерү өчен ниләр кирәклеген өйрәнүне ныгыттык.
С детьми средней группы создали сад на подоконнике: посадили лук, семена цветов. Закрепили навыки ухаживания за ними после посадки.
-
Уртанчылар төркемендә бәйрәм иртәсе/Утренник в средней группе 05.03.2021

Бүген безнең балалар бакчасының музыка залында уртанчылар төркеменең 8 Март - әниләр һәм әбиләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.Бу көнне балалар әниләренә, әбиләренә һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәт һәм мәхәббәт сүзләрен бүләк иттеләр. Балалар иң кадерле кешеләренә карата үз хисләрен шигырь һәм җырлар аша җиткерделәр.
Сегодня в музыкальном зале нашего детского сада в средней группе прошел утренник, посвященный празднику мам, бабушек и девочек - 8 марта.В этот день слова благодарности и любви дети подарили своим мамам, бабушкам и воспитателям детского сада. Свои чувства к самым родным людям на земле дети выразили в стихах и песнях.



