МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
Очрашу кичәсе узды
Опубликовано: 11.02.2014Балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү тора. Бу юнәлештә “Кояшкай” балалар бакчасында күп кырлы дәвамчан эш алып барыла. Шул уңайдан зурлар төркеме балалары, әти-әниләре белән берлектә Мөслимдә иҗат итүче язучы, прозаик Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев белән очрашу кичәсе узды. Бу чараны беренче квалификацион категорияле зурлар төркеме төрбиячесе Галимова Рәсимә Камил кызы оештырды. Кичәдә балалар үзләренең концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук балалар Ф.Садриевның “Аппакай” китабы буенча балалар өчен язылган “Кәбестә” исемле скетчын сәхнәләштерделәр. Кунаклар да, автор үзе дә балаларның чыгышларыннан бик кәнагәтъ булдылар.
Фоат Миңлеәхмович балаларга һәм әти-әниләргә үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Бәйрәм ахырында бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
К списку новостей