• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37
Телефон: 8 (85556) 2-53-45
E-Mail: DKoyash.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Кояшкай"
Руководитель: Султанова Мелауша Азгаровна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

“Карга боткасы” бәйрәме

Опубликовано: 29.04.2013

 

   Борын-борыннан безнең көннәргә кадәр килеп  җиткән бәйрәмнәр бар. Һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе, ә шулай да аның асылында табигатьне, тирә-як мохитебезне һәм анда яшәгән җан ияләрен- кешеләрне, хайваннарны, кошларны олылау ята.

   Татар халкының онытылып барган гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын, уеннарын саклап, аны яшь буынга түкми-чәчми җиткерү нисбәтеннән, уртанчылар төркеме балалары белән без дә “Карга боткасы” бәйрәме уздырдык. Кешеләр борын-борыннан язны каргалар үз канатларында алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә тау итәкләренә, елга буйларына чыгып бәйрәм ясый торган булганнар, күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Өйдән-өйгә кереп, ярма, сөт, май, тоз һәм башкаларны җыеп йөргәннәр. Яшьләр уйнап күңел ачканда  әбиләр ботка пешергәннәр, күңел ачу тәмамлангач, бергәләп ботка ашаганнар, ә калганын каргаларга: “Рәхмәт кошкайлар, безгә яз алып килдегез”- дип калдырып киткәннәр.

   Безнең дә балалар, иң элек группадан группага йөреп, йомырка, тәм-том җыйдылар. Күңел ачу музыка залында узды. Балалар күңел ачканда әби (Исламова Роза) ботка пешерде. Аңа бабай (Зиннурова Зөлфия) ярдәм итте. Балалар татар халкының онытылып бара торган “Утыр, утыр Мәликә”, “Чума үрдәк” уеннарын уйнадылар, шигырь-җыр бергә үрелеп барды. Балаларның зирәклекләре дә сыналды. Кошлар турында төрле табышмак- шигырьләр әйтелде. Әби белән бабайның өздереп биюләре ямь-өстенә ямь булды. Аларга балалар кушылып, күмәкләп биеделәр.

    Соңыннан инде әби белән бабай балаларга ботка, йомырка бүлеп бирделәр. Коймак белән чәй эчүдән барыбыз кәнәгать калдык. Калган ботканы “карга”лар (М.Әмирҗан, М.Илназ, Ш.Әмир, Х.Әмир) кошларның җимлекләренә салып чыктылар.

 

“Карга туе тәмам булды,

Инде кайтыр чак җитте.

Имин торсын бу дөньялар,

Күрешербез яз саен”-дип,

 

бәйрәмнән таралыштык. Һәрбарчабыз бу бәйрәмнән бик тә кәнәгать калдык. Дөньяларыбыз имин, күкләребез һәрчак аяз булсын. Балаларыбыз тәүфикълы, итәгатьле, зурларга кадер-хөрмәт күрсәтә белерлек булып үссеннәр.



К списку новостей