МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Музейга экскурсия
12.03.2018
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасының беренче квалификацион категорияле тәрбиячесе Г.Сафиуллина мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музейда булдылар. Музей хезмәткәрләре балаларны музейның экспонатлары белән таныштырдылар һәм "Дуслык көне" уңаеннан бергәләп "Дуслык агачы"н ясадылар.
-
8 Март көненә багышланган бәйрәм иртәләре узды
07.03.2018
5 марттан 7 мартка кадәр Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасының икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 8 Март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм иртәләре узды. Бәйрәмгә кунак итеп әниләр, әбиләр, апалар, балаларның иң якын кешеләре чакырылган иде. Балалар бәйрәмдә әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Чакмагыш районында семинарда
04.03.2018
Мөслим районы бакча мөдирләре Чакмагыш районында узган мәгариф хезмәткәрләренең семинарында катнаштылар. Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире М.Солтанова "ФДББС шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү" темасына чыгыш ясады.
-
Балаларның ирекле уеннары
26.02.2018
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында балаларның ирекле уеннарына зур әһәмият бирелә. Балалар яратып сюжетлы-рольле, дидактик, интерактив, өстәл уеннары уйныйлар. Күмәк уеннар балаларны берләштерә, дуслаштыра. Мондый уеннар аша балалар бер-берсенең фикер тыңларга, ярдәмләшергә өйрәнәләр.
-
8 Март бәйрәменә бүләкләр ясыйбыз
26.02.2018
Мөслим "Кояшкай" бакчасы балалары тәрбиячеләр белән берлектә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләренә, әбиләренә, апаларына бүләкләр ясыйлар. Воспитанники МБДОУ "Кояшкай" под руководством воспитателей своими руками готовят подарки дорогим мамам, бабушкам, сестрам в честь Международного праздника - 8 Марта.
-
Бәйрәм концертында катнаштык
23.02.2018
Мөслим "Кояшкай" бакчасы балалары район күләмендә узган Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концертында "Катюша" биюе белән катнаштылар. Воспитанники МБДОУ "Кояшкай" выступили с танцем "Катюша" в районном мероприятии, посвященном дню Защитников Отечества.
-
Бердәм педагогик киңәшмә узды
22.02.2018
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы базасына караган авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында бердәм педагогик киңәшмә узды. "Яң яхшы әкиятче" бәйгесенә нәтиҗә ясалды, балаларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Тәрбиячеләр үзара эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Прошел совместный педагогический совет с воспитателями сельских детских садов, вошедших в базу МБДОУ "Кояшкай". Был подведен итог конкурса "Лучший сказочник". Воспитанникам, занявшим призовые места, были вручены грамоты. На заседании педагогического совета педагоги обменивались опытом работы в ДОУ.
-
Әтиләргә бүләк ясыйбыз
21.02.2018
Мөслим "Кояшкай" бакчасы балалары 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләренә, бабайларына, абыйларына үз куллары белән бүләкләр ясыйлар.
Воспитанники детского сада "Кояшкай" в честь праздника "Защитники Отечества" сделали поздравительные открытки своим папам, дедушкам, братьям.
-
Кызларыбыз репетициядә
20.02.2018
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән музыка җитәкчесе Алсу Сәгъдиева Үзәк Мәдәният йортында район күләмендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узачак чарага "Катюша" җырының көенә бию әзерли. Көн саен репетицияләр уза, балалар биюне район сәхнәсендә кабатлыйлар.
Воспитанницы МБДОУ "Кояшкай" готовятся к выступлению на большом районном мероприятии, посвященном Дню защитника Отечества, который пройдет в районном Доме Культуры.Музыкальный руководитель детского сада Алсу Сагдиева готовит с девочками старшей и подготовительной группы танцевальный номер на песню военных лет "Катюша". Репетиции идут на сцене РДК.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек
19.02.2018
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы беренче квалификацион категорияле тәрбиячесе Р.З.Бохарова мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру буенча ачык эшчәнлек күрсәтте. Балалар атна көннәрен, ел фасылларын, һәр ел фасылынын айларын яхшы беләләр, тәрбияче биргән мисалларны дөрес итеп чишәләр. 17 саны белән таныштылар, 17 саны эчендә кушу, алу биремнәрен эшләделәр. Геоборд ярдәмендә төрле геометрик фигуралар төзеделәр.
Воспитатель первой квалификационной категории Р.З.Бухарова провела открытое занятие по ФЭМП в подготовительной к школе группе. Воспитанники хорошо знают дни недели, времена года, хорошо ориентируются в пространстве. Дети познакомились с образованием числа 17, правильно решали все задачи, предложенные воспитателем. Активно и с большим энтузиазмом работали с геобордами, сделанными руками своих родителей.