Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Баюковская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423983, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Баюково. ул. Советская.д.3 |
Телефон: | +7(855)-563-16-62 |
E-Mail: | Sbauk.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "БАЮКОВСКАЯ ООШ" |
Руководитель: | Мадьярова Айгуль Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 23 учащихся / 6 воспитанников |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Баюковская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ 01.09.2022
Бүген мәктәбебездә гөрләп белем бәйрәме узды. 1 нче сыйныф укучысы өчен беренче дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Чара җыр, биюләр белән үрелеп барды.
-
Уку елына әзерлек бара 08.08.2022
Яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.Мәктәбебез көннән -көн матурлана.Бугенге көндә мәктәп алдына брусчатка җәю эшләре бара.
-
Проектлар яклау көне 28.05.2022
27 май көнне безнең мәктәптә 1-9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын яклау үтте. Уку елы дәвамында укучылар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән бергә тикшеренүләр алып бардылар, тәҗрибә үткәрделәр, социаль-әһәмиятле мәсьәләләрне карадылар.
Проектлар төрле уку дисциплиналары: математика, биология, технология, тарих буенча язылган.
Яклау укучыларның сайлап алынган тема буенча үз эшләрен күрсәтү һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Кемдер югарырак дәрәҗә күрсәтте, кемдер түбәнрәк. Барлык укучыларны һәм аларның остазларын шәхси проектларны уңышлы яклавы белән котлыйбыз. Укучыларыбыз максат куюда, үз эшчәнлекләрен планлаштыруда, мәгълүматны эзләү, эшкәртү, фикерләү һәм үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итүдә бәһасез тәҗрибә алдылар.
-
Соңгы звонок бәйрәме 23.05.2022
24 майда мәктәптә "Соңгы кыңгырау "бәйрәме үтә.Балалар бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар.
-
Дәүләт имтиханнары башланды 23.05.2022
9 сыйныф укучыларының экзаменнары башланды.Бүген математика фәненнән балалар ОГЭ бирәләр.Аларга уңышлар телибез!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк! 21.05.2022
"Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк!" дигән темага мәктәпкүләм линейка үтте/Проведена общешкольная линейка по теме «Правила дорожного движения должен знать каждый»
Бу көнне "Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк!" дигән темага мәктәпкүләм линейка үтте. Линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Латыйпова Л.Т. "Юл йөрү кагыйдәләре һәм яктырткыч элементлар" темасына, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Баянов Р.Ф. язгы-җәйге чорда юлларда велосипед, мопед, мотоцикл, электросамокатлар һ.б лар белән бәйле аварияләр саны артуы турында ассызыклады. Велосипедта йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Шуны да искәртте: урамда велосипедта йөрү 14 яшьлек үсмерләргә генә рөхсәт ителә, ә скутерны идарә итү өчен 16 яшь тулган булу кирәк.
-
19 май- Пионерлар туган көн 19.05.2022
19 май- Пионерлар туган көн.Бу көнне мәктәптә төрле чаралар үтте.Башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурслары үтте. 5-9 сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар " уены үтте.
-
Җиңел атлетика ярышлары 14.05.2022
-
Бакчада язгы эшләр 12.05.2022
Бакчада язгы эшләр дәвам итә. Балалар һәм укытучылар коллективы бәрәңге уттырттылар. Суган ,кишер,чөгендер чәчтеләр.
-
Җиңү парады 08.05.2022
9 май илебез халкы Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә.Мәктәбебездә дә бу бәйрәмне зурлап үткәрдек. Бәйрәм котлаулар,концерт номерлары белән үрелеп барды. Яу кырыннан кайтмый калганнарны бер минут тынлык белән икә алдык.Һәйкәлгә чәчәкләр,венок кую тантанасы булды.