МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Педагогический совет
29.08.2022
Сегодня прошел педагогический совет на тему “Анализ итогов 2021-2022 учебного года. Условия реализации образовательных программ 2022-2023 учебный год”
-
"Цифрлаштыруга күчү һәм Федераль дәүләт белем биру стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру" темасына август киңәшмәсе узды. 26.08.2022

"Цифрлаштыруга күчү һәм Федераль дәүләт белем биру стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру" темасына август киңәшмәсе узды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фаррахова Р.Г.га "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәймәрдәнова Р.Г.га яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен район башлыгының Мактау Грамотасы, биология укытучысы Мөбәрәкова Д.Ф.га район мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы тапшырылды. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү рәхәт. Котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
Тренинг для директоров школ, заместителей директоров по учебно-воспитательной работе с участием заместителя исполнительного директора «АНО «Казанский открытый университет талантов 2.0» Шиндор О.В. 25.08.2022

25.08.22 в рамках реализации федерального партийного проекта «Новая школа» на базе МБОУ "Муслюмовский лицей" состоялась стратегическая сессия по развитию образования в Муслюмовском муниципальном районе с участием начальника МКУ «Управление образования» Л.Я.Хабибуллиной. Заместитель исполнительного директора «АНО «Казанский открытый университет талантов 2.0» Шиндор Ольга Владимировна провела тренинг для директоров школ, заместителей директоров по учебно-воспитательной работе. В работе семинара приняла участие ЗДУВР Хакимова Г.Ш.
-
Мөслим политехник техникумында "Бердәм Россия" партиясенең "Яңа мәктәп (Новая школа)" федераль проектын кысаларында "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Һөнәри белем бирү һәм хезмәт белән тәэмин итү үзенчәлекләре" исеме астында семинар узды.
25.08.2022
25 август көнне Мөслим политехник техникумында "Бердәм Россия" партиясенең "Яңа мәктәп (Новая школа)" федераль проектын кысаларында "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Һөнәри белем бирү һәм хезмәт белән тәэмин итү үзенчәлекләре" исеме астында семинар узды. Семинарны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Әхмәтҗанова Эльвира Фәрәсәт кызы ачып җибәрде. Профессор, Татарстанның атказанган укытучысы - Әхмәтова Дания Заһри кызы мөмкинлекләре чикле укучыларның хокуклары, укыту программасы, белем алу шартлары турында таныштырып узса, "Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Ермолаева Наталья Алесандровна инвалид балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде, Демина Эльмира Гусмановна мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри программаларны тормышка ашыру һәм өстәмә белем бирүне методик тәэмин итү бүлеге мөдире исә инклюзив белем бирү буенча методик ярдәм күрсәтте . Семинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бәдретдинова Г.М. катнашты.
-
24.08.2022

-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы эшчәнлегендә яңартылган ФДББС таләпләрен тормышка ашыру” темасына секция утырышы 22.08.2022

Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы эшчәнлегендә яңартылган ФДББС таләпләрен тормышка ашыру” темасына секция утырышы узды. Әмәкәй төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамосва Р.Д."Программаны үзләштерүдә предмет, метапредмет һәм шәхескә кагылышлы нәтиҗәләрне формалаштыру өчен биремнәр" темасына чыгыш ясады. Секция утырышында район мәгариф идарәсе начальнигы Хәбибуллина Л.Я. республикакүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче әзерләгән Хәкимова Г.Ш.га Мактау грамотасы тапшырды, мөгаллимнәргә яңа уку елында уңышлар теләде.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе
16.08.2022
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында 1нче сыйныфка укырга керүче Шайхразиев Ривальгә иганәчеләр ярдәме белән 2000 сумлык сертификат бирелде.
-
Балаларны яклау көне белән! 01.06.2022

-
Балалар сабантуе 31.05.2022

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар сабантуе үткәрелде. Уку алдынгылары, конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. Аннары саф һавада балалар өчен сабантуй үткәрелде.
-
Экскурсиядә 30.05.2022

30 май көнне укучылар класс җитәкчеләре белән Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Кояшлы Ык, Җиңү паркларында булдылар, кинотеатрда мультфильм карадылар.









