МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы эшчәнлегендә яңартылган ФДББС таләпләрен тормышка ашыру” темасына секция утырышы 22.08.2022

Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы эшчәнлегендә яңартылган ФДББС таләпләрен тормышка ашыру” темасына секция утырышы узды. Әмәкәй төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамосва Р.Д."Программаны үзләштерүдә предмет, метапредмет һәм шәхескә кагылышлы нәтиҗәләрне формалаштыру өчен биремнәр" темасына чыгыш ясады. Секция утырышында район мәгариф идарәсе начальнигы Хәбибуллина Л.Я. республикакүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче әзерләгән Хәкимова Г.Ш.га Мактау грамотасы тапшырды, мөгаллимнәргә яңа уку елында уңышлар теләде.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе
16.08.2022
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында 1нче сыйныфка укырга керүче Шайхразиев Ривальгә иганәчеләр ярдәме белән 2000 сумлык сертификат бирелде.
-
Балаларны яклау көне белән! 01.06.2022

-
Балалар сабантуе 31.05.2022

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар сабантуе үткәрелде. Уку алдынгылары, конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. Аннары саф һавада балалар өчен сабантуй үткәрелде.
-
Экскурсиядә 30.05.2022

30 май көнне укучылар класс җитәкчеләре белән Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Кояшлы Ык, Җиңү паркларында булдылар, кинотеатрда мультфильм карадылар.
-
Район Башлыгы котлавы 24.05.2022

Олимпиада призерларын район Башлыгы Хуҗин Альберт Робертович котлады. Рәхмәт хатына 8 нче сыйныф укучысы татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры, татар теленнән халыкара олимпиада катнашучысы Мөхәмәдиева Азалия лаек булды. Укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2022

Бүген мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә ветеран укытучылар, әти-әниләр катнашты. Уку алдынгылары, конкурс-олимпиада җиңүчеләре бүләкләнде.
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы Гаязов Исламга имтиханнарда уңышлар телибез, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыяллар һәм омтылышлары чынга ашсын! Хәерле сәгатьтә!
-
Отличниклар парады 24.05.2022

24 май көнне Мөслимдә районкүләм Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Традиция буенча уку, спорт, мәдәният алдынгылары, актив укучылар бүләкләнде. Бу чарада уку елын гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлаган 4 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкова Лилияна катнашты һәм район Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
АгроНТИ-2022 21.05.2022

-
Җиңел атлетика ярышлары 14.05.2022

"Мөслим егете.Мөслим кызы" проекты кысаларында узган җиңел атлетика ярышларында укучыларыбыз 5 призлы урын яулады. Озынлыкка сикерүдә Насыбуллин Азат һәм Нуриева Лиана 1 урын, Яруллина Роза 3 урын, 60 метрга йөгерүдә Лиана һәм Роза 1 һәм 3 урынга лаек булдылар. Тренер Әхмәтов Р.Ә. Афәрин! Котлыйбыз!









