МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Солдат белән очрашу 10.02.2023

Хәрби патриотик айлык кысаларында үзенең Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан авылыбыз егете, мәктәбебез укучысы Вәлиев Айрат белән очрашу булды. Айрат укучыларны үзенең солдат тормышы белән таныштырды. Чарада мәктәп директорыбыз Илдар Мәгъфүрҗанович та үзенең хәрби хезмәттәге истәлекләре белән уртаклашты.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 10.02.2023

6 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы үтте. Әниләр рус теленнән ачык дәрес карадылар. Класс җитәкчесе Мөбәрәкова Д.Ф. "Тәрбия бирүдә әти-әниләрнең роле" дигән темага чыгыш ясады. Әниләр анкета сорауларына җавап бирделәр. "Балам тәрбияле булсын өчен мин нәрсә эшли алам?" дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр. Фән укытучылары балаларның белем дәрәҗәсе турында чыгышлар ясады.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты 09.02.2023

"Мөслим егете. Мөслим кызы" проекты кысаларында 9 нчы сыйныфта "Сәламәтлек-иң зур байлык" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар төркемнәрдә сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре буенча проект эшләделәр. Сыйныф җитәкчесе Бәдретдинова Г.М.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты 09.02.2023

"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында 2,4 сыйныф укучылары "Татар халкының милли бәйрәмнәре" дигән темага сөйләштеләр. Үзләре яраткан бәйрәмнәргә карата рәсем ясадылар.
-
"Йолдызлык" фестивале 08.02.2023

Укучылар "Йолдызлык" фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясап, муниципаль этапка үттеләр. Җитәкчеләре Бәдретдинова Г.М., Мөбәрәкова Д.Ф. Уңышлар телибез!
-
Час маршировки 08.02.2023

-
В рамках месячника Военно- патриотического воспитания прошел еженедельный Час маршировки 07.02.2023

В рамках месячника Военно- патриотического воспитания прошел еженедельный Час маршировки.
-
"Төрле тарихи чорларның Ватан геройлары" дигән темага мөһим сөйләшүләр 06.02.2023

2,4 сыйныф укучылары белән "Төрле тарихи чорларның Ватан геройлары" дигән темага мөһим сөйләшүләр үткәрелде. Укучылар төрле чордагы геройлар белән таныштылар, районыбыздагы Бөек Ватан сугышы геройларын искә төшерделәр. Әфган сугышында катнашкан авылыбыз батырлары турында сөйләштеләр.Сыйныф җитәкчесе Мөхәмәдиева А.Ф.
-
"Кем герой була ала? Геройларны рәхмәт көтәме?" 06.02.2023

1,3 сыйныфта "Төрле тарихи чорда Ватан Геройлары" темасына үткәрелгән мөһим сөйләшүләрдә укучылар "Кем герой була ала? Геройларны рәхмәт көтәме?" соравына җавап таптылар. Сыйныф җитәкчесе Шәймәрдәнова Р.Г.
-
Россия фәне көне 06.02.2023

5-9 нчы сыйныфларда "Россия фәне көне" темасына мөһим сөйләшүләр булды. Укучылар видеоматериаллар ярдәмендә фән өлкәсендә яңа ачышлар белән таныштылар, интерактив биремнәр чиштеләр.









