МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Опрос "Учитель года" 22.11.2024

Укучылар белән "Ел укытучысы"дигән социологик сораштыру үткәрелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.
С учащимися провели социологический опрос "Учитель года". Определили победителей в разных номинациях.
-
Күңелле очрашу 21.11.2024

Районыбызда үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында мәктәптә шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) белән очрашу үтте. Бүген без шигырь диңгезендә йөздек, Илфак абыйның затлы тавышы белән үз шигырьләрен сөйләвен тыңладык. Укучыларыбыз, укытучылар да шигырьләр, җырлар, биюләр белән чыгыш ясады. Очрашу балаларның күңелләренә үтеп кереп, иҗат белән шөгыльләнергә теләк уятырлык әһәмиятле чара булды.
-
Әниләр көне 21.11.2024

Бүген мәктәбебездә Әниләр көненә багышланган бик күңелле бәйрәм узды. Укучылар әниләргә багышлап концерт номерлары, театр куйдылар. Бәйрәмнән бер бала да читтә калмады. Бәйрәм ахырында алар әниләренә ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Сегодня в нашей школе прошел замечательный праздник, посвященный Дню матери. Ученики посвятили мамам концертные номера, поставили театр. Ни один ребенок не остался в стороне от праздника. В завершение праздника они вручили мамам сделанные ими подарки.
-
Нәрсә ул бәхет? 20.11.2024

"Психология атналыгы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары бәхетнең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Үзләренең бәхет турындагы күзаллауларын алар сурәтләп күрсәттеләр.
В рамках "Недели психологии" учащиеся начальных классов поговорили о том,что такое счастье. Свое представление о счастье они нарисовали.
-
Психология атналыгы 19.11.2024

"Психология атналыгы" кысаларында мәктәптә "Без дуслыкны сайлыйбыз"дигән бердәм класс сәгате узды. Класс сәгате вакытында укучылар бердәмлек хисе, авырлыкларны бергәләп җиңәргә ярдәм итүче төрле тренинглар башкардылар.
В рамках "Недели психологии" в школе прошел единый классный час "Мы выбираем дружбу". Во время классного часа учащиеся выполняли различные тренинги,которые воспитывают чувство сплоченности, умение преодолевать трудности сообща.
-
Безнең уңышларыбыз 18.11.2024

Мәгариф министрлыгы уздырган "Туган телдә укытучылар арасында ТР территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру " конкурсы призеры - химия, биология укытучысы Мубаракова Динара Фирусовна.Конкурс Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итү, Россия җәмгыяте нигезләре буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, гомумроссия граждан һәм Татарстан тәңгәллеген ныгыту максатында уздырыла. Конкурс 2 этапта узды: муниципаль һәм республика турлары.Республика этабында 131 укытучы катнашты, шуларның 100 е конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары дип игълан ителде. Үз проектларын гамәлгә ашыру өчен алар акчалата бүләк (грант) алачаклар.
Динара Фирусовна , җиңүегез белән тәбрик итәбез. Җиңүләрегез дәвамлы булсын, тагын да биегрәк үрләр яулавыгызны телибез. -
Разговоры о важном 18.11.2024

Бүген ясалма интеллект турында сөйләштек. Россиядә ясалма интеллект-процессларны оптимальләштерүче һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүче стратегик тармак. Ясалма интеллект технологияләре кеше эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрә, аның вакытын экономияли. Ясалма интеллект кешене алыштыра алмый, ә бары тик ярдәмче сыйфатында гына чыгыш ясый. Аны куллану аңлы якын килүне, тәнкыйди фикерләүне һәм этик җаваплылыкны таләп итә.
Сегодня говорили об искусственном интеллекте. Искусственный интеллект в России – стратегическая отрасль, оптимизирующая процессы и повышающая эффективность производства. Технологии искусственного интеллекта повышают эффективность деятельности человека, экономят его время. Искусственный интеллект не может заменить человека, а выступает исключительно в качестве помощника. Использование искусственного интеллекта требует осознанного подхода, критического мышления и этической ответственности.
-
Психология атналыгы башланды 18.11.2024

18-22 ноябрь көннәрендә психология атналыгы уза. Мәктәп линейкасында эш планы белән таныштык. Беренче көнне "Уңыш тартмасы"психологик акциясе уздырдык. Укучылар һәм укытучылар киләчәккә фаразлар белән таныштылар.
С 18 по 22 ноября проходит Неделя психологии. На общешкольной линейке познакомились с планом работы. В первый день провели психологическую акцию "Ларец удачи". Учащиеся и учителя доставали из ларца предсказания на будущее.
-
Иртәнге зарядка 14.11.2024

Һәр иртәбез зарядкадан башлана.
Каждое утро начинается с зарядки.
-
Беренче призерлар
13.11.2024
ОБЗР фәненнән республикакүләм олимпиаданың муниципаль турында мәктәбебез укучылары призер булдылар. Менә алар: 7 нче сыйныф укучысы Мубаракова Л.И., 8 нче сыйныфтан Бәдретдинов Э.Р., 9 нчы сыйныфтан Нуриева А.Ф. Әлеге укучыларны һәм укытучылары Әхмәтов Рамил Әбүзәр улын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.









