МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Конкурс профессионального мастерства"Учитель года 2025" 12.12.2024
Әлеге конкурсның муниципаль этабында мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хамматуллина Р.М. катнашты. Ул 1 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөньяга ачык дәрес, шулай ук конкурста катнашучылар белән мастер-класс үткәрде.
На муниципальном этапе данного конкурса приняла участие учитель начальных классов нашей школы Хамматуллина Р.М. Она провела открытый урок окружающего мира в 1 классе , также мастер-класс с участниками конкурса. -
Хәйрия ярминкәсе 07.12.2024
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында бүген мәктәптә Хәйрия ярминкәсе гөрләде. Укучылар пешкән әйберләр, үз куллары белән ясаган эшләнмәләр белән сату иттеләр.
В рамках Декады инвалидов сегодня в школе прошла благотворительная ярмарка. Ученики торговали хлебобулочными изделиями, изделиями ручной работы.
-
06.12.2024Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында булып кайттылар. Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар,өлкәннәргә уеннар уйнаттылар. Кыш бабай белән кар кызы да килгән иде. Алар үзләренең теләкләрен теләделәр,өлкәннәргә бүләкләр тараттылар.В рамках Декады инвалидов учащиеся и учителя нашей школы посетили Муслюмовский дом престарелых и инвалидов. Учащиеся выступали с концертными номерами. Пришли Дед Мороз и Снегурочка. Они загадывали свои желания, раздавали подарки взрослым.
-
"Мин-милләтем мөгаллимәсе" конкурсы 29.11.2024
Башлангыч сыйныф укытучылары арасында үткәрелгән "Мин - милләтем мөгаллиме" конкурсында катнашып, Мөхәммәдиева Алсу Фәритовна "Илһамлы мөгаллимә" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
Участвуя в конкурсе среди учителей начальных классов "Мин-милләтем мөгаллимәсе", Мухамадиева Алсу Фаритовна победила в номинации "Вдохновенная учительница". Поздравляем!
-
Завтрак с директором 26.11.2024
"Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җебе" муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 нчы сыйныфта директор белән иртәнге аш оештырылды. Гаиләдә туганнар,сеңелләр арасындагы мәхәббәт турында сөйләштеләр. Чараны укытучы Шәмсова Резида Дәниф кызы әзерләде.
В рамках реализации муниципального проекта "Семья и школа - нить доверия" в 6 классе организовали завтрак с директором. Побеседовали о сестринской,братской любви в семье. Мероприятие подготовила учитель Шамсова Резида Данифовна.
-
Хокукый белемнәр айлыгы 26.11.2024
Хокукый белемнәр айлыгы кысаларында 26 ноябрь көнне сыйныф җитәкчесе Хамматуллина Рузилә Мирзариф кызы 1-9 сыйныф укучылары өчен «Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына класс сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате барышында балаларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Аерым алганда, Рузилә Мирзарифовна укучыларны эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды, мәктәп формасы турында сөйләде.
В рамках месячника правовых знаний 26 ноября классный руководитель Хамматуллина Рузиля Мирзарифовна провела классный час на тему «Мои права и обязанности» с показом презентации для учащихся 1-9 классов.В ходе классного часа рассказала ребятам об их правах и обязанностях. В частности, Рузиля Мирзарифовна рассказала о правилах внутреннего распорядка обучающихся, о школьной форме. Ученики решали жизненные ситуации.
-
Разговоры о важном 25.11.2024
Бүген "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү "Үзеңне һәм тирә - юньдәгеләрне кайгырту" дигән темага багышланган иде. Дусларыбызга ярдәм итү, игелек һәм игътибар белән уртаклашу безне ныгыта һәм бәхетлерәк итә. Эмоциональ халәт теләсә кайсы кешенең үз-үзен тотышының мөһим өлеше булып тора, кеше сәламәтлегенә йогынты ясый. Күңелсез хисләр, бигрәк тә алар озакка сузылса, сәламәтлекне начарайтырга сәләтле, шуңа күрә һичшиксез үз хис-кичерешләреңне җайга салырга өйрәнергә кирәк. Укучылар дәрестә шул турыда сөйләштеләр.
Забота о себе – необходимое условие для
внутреннего равновесия и позитивных отношений с окружающими. Осознавая свои границы и учась бережно относиться к своим эмоциям, можно научиться лучше понимать чувства других и действовать в духе взаимопомощи и уважения. Способность поддерживать друзей, делиться добротой и вниманием делает нас крепче и счастливее.
Эмоциональное состояние является важной частью поведения любого
человека, влияет на самочувствие и здоровье человека. Неприятные чувства, особенно если они продолжительны, способны ухудшить здоровье, поэтому обязательно нужно учиться регулировать своё эмоциональное состояние. -
"Большая переписка друзей" 22.11.2024
Бүген мәктәптә психологик акция узды. Укучылар узган атна турында үз фикерләре белән уртаклаштылар,дусларына,укытучыларына изге теләкләр яздылар.
Сегодня в школе прошла психологическая акция "Большая переписка друзей". Учащиеся поделились своими мнениями о прошедшей неделе,написали добрые пожелания своим друзьям,учителям.
-
Опрос "Учитель года" 22.11.2024
Укучылар белән "Ел укытучысы"дигән социологик сораштыру үткәрелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.
С учащимися провели социологический опрос "Учитель года". Определили победителей в разных номинациях.
-
Күңелле очрашу 21.11.2024
Районыбызда үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында мәктәптә шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) белән очрашу үтте. Бүген без шигырь диңгезендә йөздек, Илфак абыйның затлы тавышы белән үз шигырьләрен сөйләвен тыңладык. Укучыларыбыз, укытучылар да шигырьләр, җырлар, биюләр белән чыгыш ясады. Очрашу балаларның күңелләренә үтеп кереп, иҗат белән шөгыльләнергә теләк уятырлык әһәмиятле чара булды.