МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Веселые истории фантазеров" 22.02.2018

Ученица нашей школы Яруллина Р. участвовала в республиканской конкурс-выставке детского творчества "Веселые истории фантазеров" посвященный 110-летию Николая Носова и 105-летию Виктора Драгунского. Она заняла 3 место и была награждена дипломом и памятным подарком ( руководитель Хамматуллина Р.М.). Поздравляем!
-
Балалар бакчасына шефлык 19.02.2018

5-6 класс укучылары балалар бакчасына шефлыкка бардылар. Укучылар технология дәресләрендә үзләре ясаган кул эшләрен бүләк иттеләр, ничек ясаганнарын сөйләделәр. Балалар бүләкләргә бик сөенделәр, Лилиана курчаклар өчен атынгыч та ясап бирүләрен сорады.
-
Мастер-класс 17.02.2018

Бүген 7 класс укучылары Шамс Айрат һәм Әхмәтгалиев Рәфәгать башлангыч класс укучыларын шашка-шахмат серләренә өйрәттеләр.
-
Тәрбия сәгате 17.02.2018

5 класс җитәкчесе Мурзина С.Н. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар видео фрагмент караганнан соң Муса Җәлилнең шигырьләрен укып фикер алыштылар.
-
Библиофреш 13.02.2018

Бүген китапханәче Шамсова Резида Дәниф кызы башлангыч сыйныф укучылары өчен Библиофреш үткәрде. М. Әхмәтҗановның яна чыккан "Тапкырлар тапмый калмас" китабы белән таныштырды.
-
Чаңгы ярышы 10.02.2018

Бүген мәктәптә гомуми чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 1-4, 5-9 класс укучылары һәм укытучылар катнашты.
-
Баскетбол ярышы 09.02.2018

Бүген баскетбол буенча зона ярышларында кызлар командасы 3 урын алдылар (укытучылары Минныразиев И.М.). Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
КВН 09.02.2018

Бүген башлангыч класслар укытучысы Хамматуллина Р.М. 1-4 класс укучылары өчен "Безнең тирә-юнебез" темасына КВН уздырды. Укучылар әйләнә-тирә фәне буенча үзләштергән белемнәрен тикшерделәр, фикерләү,хәтердә тоту сәләтләрен үстерделәр.
-
"Иң яхшы вожатый" конкурсы 08.02.2018

"Бөрлегән" отряды вожатые Тагирова М. "Иң яхшы вожатый" конкурсында катнашты һәм "Алдынгы карашлы вожатый" номинациясендә җиңү яулады.
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсы 06.02.2018

7 нче класс җитәкчесе Хөсәенова Г.Ә. “Ел класс җитәкчесе” профессиональ осталык конкурсында катнашты. Лицей мәктәбендә 5 нче “А” классы укучылары белән “Мәрхәмәтлелек бизи кешене” темасына тәрбия сәгате күрсәтте.









