МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420095, РТ, г. Казань, ул. Восход, д. 13а |
Телефон: | +7(843)-554-80-91 |
E-Mail: | ds294.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №294" Московского района г.Казани |
Руководитель: | Сафиуллина Альбина Камиловна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 112 детей |
У нас учат: | 14 |
МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
День защиты детей 01.06.2017
Каждый год в первый день лета в нашем детском саду отмечается большой праздник - Международный день защиты детей. Этот день, прежде всего напоминание обществу о необходимости защищать права ребенка, чтобы все дети росли счастливыми, занимались любимым делом и в будущем стали замечательными родителями и гражданами своей страны.
В детском саду праздник для детей прошел весело и интересно. Дети дружно пели, танцевали, рассказывали стихотворения, участвовали в разных играх. А в завершении праздника получили разноцветные шары, символизирующее их счастливое, радостное детство.
-
Сау бул, балалар бакчасы! 30.05.2017
Моннан биш ел элек әле сөйләшә дә белмәгән, яңа тәпи киткән балалар безнең бакчабызга килгән иде. Тәрбияче апалары белән шатлыкларын да, борчуларын да бергә уртаклашып, үсеп җиткәннәре сизелмичә дә калган.
Чыгарылыш кичәсенә килгән һәр кеше алар белән горурланып, уңышларына сөенеп утырды. Балачакның узган мизгелләрен искә төшергәндә, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм балаларның күзләре яшьләнде, чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Сөенечле һәм моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә...
Бу көн мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен мәңге истә калачак!
Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы һәм мавыктыргыч белем дөньясы көтә!
-
Добрая Казань 20.05.2017
В рамках декады добрых дел, наш детский сад участвовал во многих мероприятиях: были собраны вещи для нуждающихся, организован сбор макулатуры, принимали активное участие в благотворительном концерте. А кульминацией данной декады стала общегородская "Ярмарка добра", которая прошла в ДК Химиков. Посетители ярмарки с удовольствием покупали выпечки, домашние заготовки, соки с нашего стола. Все собранные средства данной ярмарки, в которой приняли активное участие родители и сотрудники нашего детского сада, пойдут в пользу благотворительных фондов города (для лечения детей с онкологическими заболеваниями).
-
Спартакиада 19.05.2017
19нчы майда бакчабызның "Ракета" командасы районныбызның балалар бакчалары арасында уздырылган Спартакиадасында катнашты. Судьяларның кырыс һәм таләпчән булуларына карамастан, командабыз 2 урынга лаек булды: диплом һәм медальләр белән бүләкләнде. Балаларыбызга һәм физкультура җитәкчесе Хайруллин Р.А. унышлар һәм ярышларда тагын да яхшырак нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләп калабыз!
-
Безнең йолдызчыкларыбыз 19.05.2017
Ел буена түләүле түгәрәкләргә йөрүче балалар бүген безне үзләренең чыгышлары белән таң калдырды. Алар арасында кабынып килүче йолдызчыкларыбыз бик күп! Без моның өчен бик шат! Ә иң куанычлысы шул - педагогларыбызның кунакка килгән әти-әниләр авызыннан рәхмәт сүзен ишетү.
-
Ачык шөгыльләр 18.05.2017
Атна дәвамында төркем тәрбиячеләре бер-берләренең шөгыльләрен карадылар, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Эшчәнлек мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына туры китереп оештырылган иде. Ахырда түгәрәк өстәл ярында фикер алышулар булды.
-
Җиңү бәйрәме 05.05.2017
Бүген безнең бакчабызда Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә өлкән буын вәкилләре - балаларыбызның дәү әниләре һәм дәү әтиләре чакырылган иде. Яшь буынның бу чорны ничек күзааалулары сугыш һәм тынычлык турында сөйләгән шигырьләре, җырлаган җырлары, биюләре аша чагылды. Бәйрәм бар кешенең күңеленә хуш килде, туган илебезгә карата горурлык хисләре уятты!
-
Агачларны бергәләп коткарыйк 02.05.2017
Балаларга экологик тәрбия бирү максатыннан, бакчабызда макулатура җыю акциясе оештырылды. Аларга кәгазьнең нәрсәдән ясалуы, макулатура тапшырып, табигатькә нинди зур ярдәм итүебез турында сөйләнде. Иң куанычлысы шул: балалар үзләре бу акцияне тагын да оештыруыбызны сорадылар.
Чарада катнашкан барлык әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
День Весны и Труда 01.05.2017
Первомайский праздник Весны и Труда профсоюзный комитет детского сада отметил участием в митинге, который организовала Федерация профсоюзов Татарстана.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 26.04.2017
Бүген бакчабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм үткәрелде. Әкияти персонажлар Шүрәле, Су анасы, кәҗә белән сарык балаларыбыз янына кунакка килде. Бәйрәм җыр һәм бию, сәхнәләштерелгән Тукай шигырьләре, әкият геройлары алып килгән уеннар белән үрелеп барды. Балаларыбыз башкарган Туган тел җыры һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Бәйрәм Тукай геройлары алып килгән тәмле күчтәнәчләрдән авыз итү белән тәмамланды.