МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420095, РТ, г. Казань, ул. Восход, д. 13а |
Телефон: | +7(843)-554-80-91 |
E-Mail: | ds294.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №294" Московского района г.Казани |
Руководитель: | Сафиуллина Альбина Камиловна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 112 детей |
У нас учат: | 14 |
МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Добрая Казань!
16.09.2017
Сегодня в парке "Сосновая роща" прошла осенняя ярмарка добра. В ярмарке приняли участие школы, детские сады и учреждения дополнительного образования Кировского и Московского районов. Наш детский сад традиционно принял участие в данной благотворительной акции. Мы благодарим родителей и всех участников данного мероприятия.
Все средства собранные во время акции были направлены детям-инвалидам нуждающимся в лечении.
-
Ата-аналар җыелышы
06.09.2017
Бүген бакчабызда ата-аналар җыелышы булып узды. Ул ике өлештән торды. Беренче өлештә балалар бакчасы мөдире вазифасын башкаручы Оксана Викторовна Журавлева яңа уку-елы белән тәрбик итте. Ул балалар бакчасының эш юнәлешләре һәм бурычлары белән таныштырды. КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясенең башлангыч класслар буенча директор урынбасары Абдуллина Г.Ф. мәктәп һәм балалар бакчасының уртак эше турында сөйләде. Балалар бакчасының укытучы-логопеды Михайлова В.М. балаларның сөйләмнәрендә нинди тайпылышлар булуы һәм андый балалар белән нинди юнәлешләрдә эш алып барырга кирәклеген аңлатты. Роспотребнадзор вәкиле һәм балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы гриппка каршы чаралар һәм вакцинация турында әйтеп узды.
Җыелышның икенче өлеше төркемнәрдә үткәрелде. Анда түбәндәге сораулар каралды: тормыш иминлеге мәсьәләсе, ФДББС шартларында яңа уку елында тәрбия һәм белем бирү процессы, татар телен өйрәнүдә бердәм эшчәнлек, балаларны машинада йөртү кагыйдәләре, түләүле түгәрәкләр эшчәнлеге һәм башка сораулар.
-
Белем көне
04.09.2017
Бүген бакчабызда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Җәйге яллардан соң үзләренең дусларын, тәрбияче апаларын сагынып килүче балаларны күрү - үзе бер шатлык иде!
Бәйрәм балаларның мәктәп һәм белем көне турында җырлар җырлавы, уеннар уйнавы, табышмаклар чишүе һәм әкият геройлары белән бергә Белем иленең алтын ачкычын эзләү белән үрелеп барды. Бу көнне балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, соңыннан бергәләп искәлеккә фотога төштеләр.
-
Җәй төсе!
02.09.2017
Аланнарда — җиләк исе,
Басуларда — иген исе,
Җәйләүләрдә — сөт исе...
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе —
Шушы булыр җәй төсе! (Ш.Галиев)
-
Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
30.08.2017
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живёт в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан! -
Ачык ишекләр көне
24.08.2017
Традиция буенча ел саен балалар бакчасына яңа килүче балаларның әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелә. Чөнки бу көнне алар балалар бакчасының яшәеше, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге, балалар белән эшләүче тәрбиячеләр һәм белгечләр белән якыннан танышалар. Быел әлеге чара гаҗәеп җылы атмосферада узды. Әти-әниләр бакчабыз мөдиренә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм бик күп сорауларга җаваплар алдылыр, балалар йөриячәк яңа төркем белән таныштылар.
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу
18.08.2017
Балалаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү -тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шул сәбәпле безнең бакчабызда ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу булып узды. Бу чараның төп максаты: балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен төшендерү, юлда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлату. Кунагыбыз белән әңгәмә барышында балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, барлык сорауларга да актив җавап бирделәр, үткәрелгән уеннарда теләп катнаштылар. Балаларга иң ошаганы - ЮХИДИ хезмәткәре бүләк итеп калдырган яңа әкиятләр булды.
-
Бакчабызда яшелчәләр үсә
16.08.2017
Быел безнең бакчабызда балаларны яшелчәләрнең ничек үсүе белән таныштыру максатыннан тәҗрибә участогы - яшелчә бакчасы булдырылды. Бакчабызда барлык төр яшелчәләр дә үсә. Моны үстерүдә, әлбәттә, тәрбиячеләребез һәм балаларыбыз катнаша. Түтәлләргә орлыклар утырту, су сибү, чүп утау дисеңме - һәрбер эшне балалар бик теләп башкара. Хезмәт белән уен аралаштырылып алып барыла.
Безнең өчен гади генә тоелган нәрсәләр дә, балалар күзлегеннән караганда бөтенләй башка төрле күренә.
-
Алтын сандыкны эзләү
29.06.2017
Бүген безнең бакчабызда бик кызыклы чара үткәрелде. Балалар пиратлар яшергән алтын сандыкны эзләү белән мәшгуль булдылар. Алар могҗизалы утрауларда кызыклы биремнәр үтәделәр һәм берничә өлештән торган картаны таптылар. Картада билгеләнгән урында балаларны энҗе-мәрҗәннәр тулы сандык кына түгел, ә пиратлар калдырган күчтәнәчләр дә көтә иде. Бүгенге көн могҗизалы да, шул ук вакытта мавыктыргыч та булды.
-
Сабантуй
05.06.2017
Татар халкының милли бәйрәмен безнең балалар бакчасында уздыру традициягә әверелде. Бу ел да бакчабызда Сабантуй бәйрәме зурлап уздырылды: бакчабыз мәйданчыгы төрле төстәге шарлар, чигүле сөлгеләр белән бизәлде, музыка һәм шат балалар тавышы әллә кайдан яңгырап тоды. Тәрбиячеләребез, көрәшче бабай белән бергә мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату яисә капчык киеп йөгерү дисеңме, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте, Сабантуй бүләкләрен отты. Җыр һәм бию тынып тормады. Сабан туе шаулап-гөрләп үтте!