Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Новости гимназии №2
Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәм дәресләр үтте
Опубликовано: 31.10.2014
Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау да кыен. Балалар да, өлкәннәр дә Интернет челтәрендә “гизә”. Мәгълүмати куркынычсызлык булдыру һәм мәгълүмати культура тәрбияләү белем бирү учреждениесының төп эш юнәлешләренең берсе булырга тиеш.
Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын булдыру, аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау, аралашу кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 27-30 октябрь көннәрендә гимназиябездә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр үтте. Әлеге дәресләр семинар, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате, тематик дәрес формаларында оештырылды. Укучылар Интернет челтәреннән янаучы куркынычның төрләре һәм аңа каршы тору чаралары, интернет-бәйлелек булдырмау турында өйрәнделәр.
К списку новостей









