Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1008 учеников, 160 воспитанников |
| У нас учат: | 70 учителей, 14 воспитателей |
Гимназия 2
«Алдыңгылар хәрәкәте» совет активистлары «Балакай» балалар бакчасында осталык дәресе уздырды
Опубликовано: 17.10.2026Олылар — кечеләргә үрнәк: «Алдыңгылар хәрәкәте» совет активистлары «Балакай» балалар бакчасында осталык дәресе уздырды!
«Беренчеләр хәрәкәте»нең иң мөһим кыйммәтләренең берсе — яшь буынга үрнәк булу, кечерәкләргә ярдәм итү һәм изге эшләр башкару. Беренче булу — ул башкаларга үрнәк күрсәтү, белемнәр белән уртаклашу һәм җылылык бүләк итү дигән сүз!
Әтиләр көне уңаеннан «Алдыңгылар хәрәкәте» активистлары «Балакай» балалар бакчасында кунакта булдылар. Гимназист кызларыбыз сабыйлар өчен әтиләргә бәйрәм открыткалары ясау буенча кызыклы осталык дәресе үткәрделәр.
Мәктәп остазлары нәни дусларына чын күңелдән ярдәм иттеләр:
- төсле кәгазьләрдән матур йөрәкләр һәм детальләр кистеләр;
- әтиләр өчен үзенчәлекле күлмәк-открыткалар һәм бүләкләр җыйдылар;
- гаиләдә әти кешенең олы роле, әтиләргә карата хөрмәт һәм ярату турында ихлас әңгәмә кордылар.
Чара гаҗәп дәрәҗәдә җылы, күңелле һәм якты хисләргә бай булды. Балалар әтиләренә бүләк итәргә дип үз куллары белән ясаган бүләкләрен зур горурлык белән кабул иттеләр, ә гимназиябез укучылары остазлык һәм иреклелек (волонтёрлык) өлкәсендә кыйммәтле тәҗрибә тупладылар.
«Балакай» балалар бакчасы җитәкчелегенә һәм тәрбиячеләренә җылы кабул итүләре өчен, ә активистларыбызга зур йөрәкле һәм игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез!
К списку новостей









