Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1008 учеников, 160 воспитанников |
| У нас учат: | 70 учителей, 14 воспитателей |
Гимназия 2
11 сентябрь көнне «Укучыларның имин мохитен һәм балигъ булмаганнарның мәшгульлеген тәэмин итү» темасына ата-аналарның онлайн җыелышы узды.
Опубликовано: 11.09.202611 сентябрь көнне «Укучыларның имин мохитен һәм балигъ булмаганнарның мәшгульлеген тәэмин итү» темасына ата-аналарның онлайн җыелышы узды.
Очрашуда балаларны яклау буенча төп юнәлешләр каралды:
Санлы мохиттә иминлек. Куркынычлар (алдакчылар, куркыныч берләшмәләр, теләмәгән эчтәлек) һәм ата-аналар контроле чаралары турында фикер алыштык. Интернетта бала белән ышанычлы әңгәмә кору мөһимлеген ассызыкладык.
Шәхси иминлек һәм имгәнүләрне кисәтү. Урамда, транспортта һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре, шулай ук балага потенциаль куркыныч ситуацияләрне тану һәм дөрес җавап бирергә өйрәтү турында сөйләштек.
Мәшгульлек һәм файдалы активлык. Укудан тыш вакытны оештыру вариантларын билгеләдек: түгәрәкләр, секцияләр, волонтерлык һәм һөнәри юнәлеш проектлары — болар барысы да балага вакытны файда белән уздырырга ярдәм итә.
Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге. Иминлек — уртак бурыч. Мәктәп шартлар тудыра һәм профилактика үткәрә, ә гаилә бу чараларны өйдә хуплый һәм шикле сигналларны вакытында күрә.
Куркыныч хәл килеп чыкканда нишләргә: мәктәптә кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди хезмәтләрне җәлеп итәргә, психологик һәм хокукый ярдәмне ничек тиз алырга — барысын да ачыкладык.
Очрашуда катнашкан һәрберегезгә рәхмәт!
К списку новостей









