Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Новости гимназии №2
Бер күрешү-үзе бер гомер
Опубликовано: 29.03.2012
Язгы каникул кѳннәрендә 2 нче гимназиядә Екатеринбург шәһәренең «Күгәрчен» татар-башкорт фольклор ансамбле кунак булып китте.
Хәзерге вакытта телебезне,милли мәдәниятебезне саклау, үстерү, гореф-гадәтләребезне торгызу бик актуаль. Татар-башкорт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ибраһимова Раилә Абдулловна, хореограф Куцын Алисә Харисовна милли йолаларыбызны саклап калуда зур хезмәт куялар.
Кунаклар Казан Кремле,музейлар белән таныштылар, Кол Шәриф мәчете белән хозурландылар.Арча районының Яңа Кырлай авылында Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар, Тукай музеенда булдылар.Г.Камал театрында «Тантана» театраль премияләр тапшыру церемониясен карау һәркемнең күңеленә хуш килде.
Гимназиябезнең «Илһам» ансамбльенең җитәкчесе Г.И.Сабирова мастер-класс уздырды. Ике ансамбль бер-берсенә иҗат җимешләрен бүләк иттеләр, дустанә мөнәсәбәт булдырдылар.
Бѳтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Гѳлназ Шәйхи, Гѳлнара Сабирова кунакларыбызга бүләкләр тапшырдылар.
Бер күрешү-үзе бер гомер. Киләчәктә дә хәерле очрашулар насыйп булсын! Бергә булыйк, бердәм булыйк хѳрмәтле милләттәшләр.
К списку новостей