Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
К 70-летию ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ! 18.03.2015

В Литературной гостиной гимназии состоялась встреча с поэтессой Л.Б.Буканиной. Она рассказала о жизни своей семьи, родных в годы войны и представила авторские стихи и поэмы "Жизнь, опаленная войной".
-
Бер көй кичәсе 16.03.2015

Шәһәр мэриясе стипендиаты, гимназиянең 9Б сыйныфы укучысы Р.Галәветдинова үзенең сыйныфташларын "Бер көй кичәсе" нә җыйды
-
"... Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып..." 12.03.2015

Бүген гимназиянең "ХХ гасыр кайтавазы" хәрби-патриотик музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен уку кичәсе узды. Чарада 3-4 нче сыйныфы укучылары катнашты.
-
Яз бәйрәме белән! 07.03.2015

Хөрмәтле хатын-кыз коллегаларыбыз һәм укучы кызларыбыз! Сезне яз бәйрәме - 8 нче март белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!
-
Е.Боратынскийның туган көне 05.03.2015

2 нче март - бөек рус шагыйре Евгений Боратынскийның туган коне. Шул уңайдан гимназиянең әдәби кунакханәсендә кичә узды. Чарада Боратынский музееның директоры Ирина Васильевна Завьялова катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл 05.03.2015

4 нче март көнне 9-11 сыйныф укучылары арасында "Бөек Ватан сугышы тарихында фальсификацияләр" темасына түгәрәк өстәл булды. Чараны тарих фәне укытучысы Р.А.Кәримов алып барды.
-
Котлыйбыз! 28.02.2015

Гимназиянең Г.И.Сабирова җитәкчелегендәге "Илһам" бию ансамбле "Йолдызлык - 2015" фестиваленең район этабында III урынга лаек булып, шәһәр этабында катнашу хокукы алдылар. Котлыйбыз!
-
Инглиз җырлары фестивале узды 27.02.2015

Бүген гимназиянең актлар залында традицион инглиз җырлары фестивале узды. Башлангыч сыйныфларда: I урын - 3А, II урын - 4Б, III урын - 1В; урта һәм югары сыйныфларда: I урын - 8В, II урын - 10А, III урын - 7Б сыйныфлары билгеләнде. Катнашкан һәр сыйныф үз номинацияләрендә җиңү яуладылар. Бәйрәмдә катнашучы укучыларга һәм укытучыларга иҗат уңышлары телибез!
-
Бөек Җиңүгә багышланган чаңгы ярышы узды 25.02.2015

22 нче февраль көнне гимназиянең 8-11 нче сыйныф укучылары, әти-әниләре, укытучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Урицкий паркына чаңгы ярышына чыктылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2015

Гимназиябезнең укучы егетләрен һәм ир коллегаларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән чын күнелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күнел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
Туган илне саклау ирләр эше
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне…
Әйе, ирләр эше илне саклау,
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас, җиңелмәс!









