Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тел сагында - ир егетләр 2023"
28.10.2023
26 октябрь көнне яшь укытучылар арасында "Тел сагында - ир егетләр 2023" бәйгесе узды!
Киров һәм Мәскәү районының "Тел сакчылары" командасы составында гимназия вәкилләре, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйров Илдар Әсхәт улы һәм психолог Сәхәбиев Хәбил Хәлил улы катнашты!
Нәкъ менә алар конкурсында "Гран-При" га ия булдылар!
Без укытучыларыбыз белән горурланабыз һәм алга таба аларга уңышлар телибез!
-
"Татар кызы.Татар егете 2023"
27.10.2023
24 октябрь көнне Мәскәү районының мәктәптән тыш эшләү үзәгендә "Татар кызы.Татар егете 2023" шәһәр конкурсының район этабы узды????
Безнең гимназияне 10А сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Амелия һәм 9В сыйныфы укучысы Садыйков Фәрхәт тәкъдим итте!
Нәкъ менә алар район этабында җиңүчеләр булдылар???? һәм 27 ноябрьдә гимназия генә түгел, район данын да яклаячаклар.
Укучыларыбызга алга таба уңышлар телибез!
-
Тукай музеенда «Сабантуй» журналы «Алтын куллы мөгалим» бәйгесе җиңүчеләрен котлады!
25.10.2023
Конкурс мөгаллимнәрнең белем бирү, укытудан тыш булган кызыксынулары, шөгыльләре белән укучыларны таныштыру максатыннан оештырылган. Бәйгенең шарты буенча, балалар, укытучыларының яраткан шөгыльләре турында инша язган. Алар «Сабантуй» журналының соңгы саннары битләрендә басылып чыккан. Шулай итеп, журнал ай саен укучыларын чигүче-бәйләүче, чәчәк үстерүче, тәмле ризыклар әзерләүче, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясаучы укытучылар белән таныштырып барган!
Җинүчеләр арасында гимназиянең 1А сыйныф җитәкчесе - Ләйлә Масхут кызы һәм 5В сыйныф укучысы - Илназ Илдар улы????
Котлыйбыз!
-
Укучылар Санкт-Петербургта!
24.10.2023
Гимназиябезнең киләсе 19 укучы, Санкт -Петербургта уздырыла торган "Пушкин, Горький и мировая культура" халыкара конференциясендә катнаштылар!
Бектимиров Рамазан
Крученов Арсен
Юсупова Камилә
Хузина Галия
Саляхова Амалия
Абдуллин Кәрим
Юзаева Алсу
Сафина Альмира
Миргаязова Алсу
Батыршина Нурия
Сафарова Самира
Касимова Камилә
Аглиуллина Карина
Абдуллина Әлфия
Шарипова Зәринә
Нигматзянова Гүзәл
Гульманов Сәлим
Ильясова Азалия
Хафизова КамиләБарлык укучылар да уңышлы катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар????
Котлыйбыз????
-
Гөлкәйләр "Манзара" тапшыруында!
23.10.2023
Узган атнада гимназия укучылары "Гөлкәйләр" ансамбле составында "Манзара" тапшыруында булдылар!
На прошлой неделе ученицы нашей гимназии в составе ансамбля "Гөлкәйләр" посетили программу "Манзара" !
-
Разговоры о важном
23.10.2023
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Ватанга мәхәббәт" темасына багышланган. Бу дәрес кысаларында укучылар махсус билгеләнештәге бүлекчәләр төрләре белән таныштылар. Дәрес махсус билгеләнештәге бүлекчәләрдә (спецназда) эшләүче кешеләргә хөрмәт тәрбияләүгә, Ватаныбызның суверенитетын һәм кыйммәтләрен яклауны тәэмин итүче көч структуралары өчен горурлык хисе формалаштыруга юнәлтелгән.Барлык укучылар да фикер алышуны актив алып бардылар!
-
БөтенРоссия йөрү көне 2023
20.10.2023
Ученики 1 классов нашей гимназии поучаствовали в акции, приуроченной к Всероссийскому дню ходьбы!
Совместно с классными руководителями, ученики прошли более 1000 шагов вокруг гимназии????
Гимназиянең 1 нче сыйныф укучылары БөтенРоссия юл йөрү көненә багышланган акциядә катнаштылар!
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә гимназия тирәсендә 1000 адымнан артык юл үттеләр????
Сез дә катнашыгыз! Сәламәтле булыгыз????
-
Беренчеләр хәрәкәтенең мәктәп бүлеге рәис постына сайлаулар
17.10.2023
Кичә гимназиябездә Беренчеләр хәрәкәтенең мәктәп бүлеге рәис постына сайлаулар узды!
5-11 сыйныф укучыларының һәркайсы сайлауларда катнашты. Иртәнге 8:30 дан башлап, укучылар актлар залында, 10А сыйныф укучылар ролендә сайлау комиссиясе көтеп торды. Кызлар килгән укучыларны билгеләп үттеләр һәм тавыш бирү өчен бланклар бирделәр. Алга таба һәр укучы ширма артында узды, анда конфиденциальлек шартларында үз сайлавын ясады, сайланган кандидатны галочка белән билгеләп үтте. Шуннан соң бюллетеньне урнага җибәрде✅
Иртәгә инде без тавыш бирү нәтиҗәләрен, шулай ук совет юнәлешләре җитәкчеләрен дә тәкъдим итәчәкбез!
#СоветПервыхРТ #ДвижениеПервыхКазань #ДвижениеПервыхТатарстан
-
Разговоры о важном
16.10.2023
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Экранның теге ягында. Россия киносына 115 ел" темасына багышланган????????????
Гимназия укучылары безнең илдә төшерелгән культ фильмнары белән илебез кинематографының тарихы белән таныштылар. Киноиндустрия белән бәйле һөнәрләрне өйрәнделәр.
Илебездә кино үсеше ил үсешенең төп чорларын гына чагылдырмый, аның киләчәге образын да чагылдыра. Кино, әдәбият һәм театр белән беррәттән, кешегә үзен «көзгедәге» кебек итеп күрергә, үз гамәлләрен геройларның гамәлләре белән чагыштырырга, анализларга, яңа белемнәр алырга, һөнәрләр дөньясы, талантлы кешеләр иҗаты, илнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә.
Укучылар актив рәвештә фикер алышулар алып барды, кайбер балаларның әлеге юнәлешне җентекләп өйрәнү теләге барлыкка килде!
-
Алдангылар хәрәкәтенең мәктәп бүлеге җитәкчесе сайлау этабы!
14.10.2023
13 октябрь көнне гимназиябездә беренчеләр хәрәкәтенең мәктәп бүлеге җитәкчесе постына кандидатларның сайлау этабы, дебатлар узды????
Кандидатлар 3 конкурс сынауларын үттеләр:
1. Кандидат үзпрезентациясе;
2. Кандидат белән интервью;
3. "Мәктәп үзидарәсе" багышланган темага дебатлар.Чара бик күңелле һәм продуктив узды, күбрәк беләсегез килсә ВКонтактедагы фотоларны (https://vk.com/album-216567228_297853882) карый аласыз????
#ДвижениеПервыхКазань #ДвижениеПервыхТатарстан