• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Туфан Миңнуллин исемендәге стипендия турында нигезләмә

Туфан Миңнуллин исемендәге
стипендия турында нигезләмә

12 нче гимназиядә сәләтле, талантлы кызларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан Туфан Миңнуллин  үз стипендиясен булдыру инициативасы белән чыкты.

I. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

1.1. Әлеге нигезләмә (алда- нигезләмә) 12 нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназиянең тәртипле, әдәпле, талантлы, укуда зур уңышларга ирешкән, район,  шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан,  татар телен һәм әдәбиятын яхшы белгән зыялы  укучы кызларына  Туфан Миңнуллин исемендәге стипендияне  (алда- исемле стипендия) бирүнең максатын һәм тәртибен билгели.   

1.2. Стипендия 2010нчы елның сентябреннән  ай саен бер сыйныф укучысына  бирелә.

1.3. Исемле стипендия сәләтле укучыларга матди ярдәм итү максатыннан бирелә.

1.4. Исемле стипендия узган ай нәтиҗәләре буенча Стипендия комиссиясе карары нигезендә ай саен бирелә.

 

II.  СТИПЕНДИЯГӘ ТӘКЪДИМ ИТҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Исемле стипендиягә тәкдим ителүче булып   Казан шәһәренең 12 нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназия кызлары тора.
2.2. Укучы кызларны исемле стипендиягә тәкъдим итү хокукына сыйныф җитәкчесе һәм педагогик совет ия.

2.3. Исемле стипендиягә тәкъдим ителүчеләр  уку елында бары тик “4” һәм “5” билгеләренә генә укырга, шәһәр, республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге  конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашырга тиешләр.

2.4. Исемле стипендиягә тәкдим ителүчегә сыйныф җитәкчесе тарафыннан   характеристика языла, укучының уңышларын күрсәтүче документлар тупланган портфолио теркәлә. Барлык документлар да Стипендия комиссиясенә һәр айның  28 нче числосына кадәр тапшырыла.  

2.5. Стипендия комиссиясе Миңнуллин Т. А. һәм 12 нче гимназия директоры  Темиркаева И. А. тарафыннан төзелә.

 

III. ДОКУМЕНТЛАРНЫ КАРАУ ҺӘМ СТИПЕНДИЯНЕ БИРҮ ТӘРТИБЕ

3.1.Стипендия комиссиясе документларны өйрәнә һәм стипендия бирү турында  үзенең карарын чыгара.

3.2. Әгәр дә утырышта Стипендия комиссиясе составының 2\3 өлеше катнашса, кабул ителгән карар үз көчендә кала.

3.3. Стипендиат исеме Стипендия комиссиясе боерыгы белән раслана. Стипендия комиссиясенең карары үзгәртелми.

3.4. Стипендиатларга билгеле  үрнәк буенча язылган дипломнар тапшырыла.
3.5. Стипендиянең күләме – 500 сум.

3.6. Укучыны стипендиясез калдыруны бары тик Стипендия комиссиясе генә хәл итә һәм ул боерык нигезендә эшләнелә

Узган елны  татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә сәләтле, талантлы кызларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан, Туфан Миңнуллин  үз стипендиясен булдыру инициативасы белән чыккан иде. Гимназия коллективы белән стипендия бирү нигезләмәсе эшләнелде. Әлеге нигезләмәдә стипендия  гимназиянең тәртипле, әдәпле, талантлы, укуда зур уңышларга ирешкән, район,  шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан,  татар телен һәм әдәбиятын яхшы белгән зыялы  укучы кызына бирелергә тиешлеге ассызыклана.