Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
ВАТАННЫ САКЛУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН! 23.02.2017

Хөрмәтле әтиләребез, ир-егетләребез! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә тыныч күк йөзе, нык сәламҽтлек, уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез! Һәрвакыт ихтыяр көче, гаилә бәхете юлдаш булсын! Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телибез!
-
Халыклар дуслыгы Фестивале 21.02.2017

21 февральдә гимназиянең Актлар залында 1-11 сыйныф укучылары катнашында Халыклар дуслыгы Фестивале узды. Әлеге чара Халыкара Туган тел көне уңаеннан оештырылды. Бу Фестивальдә тамашачылар бик күп халыкларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре, милли киемнәре белән танышты. Бәйрәмдә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Казан шәһәре мәгариф Идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Рузәл улы Хидиятов, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Мәскәү районы мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән килгән вәкилләр гимназия укучыларын Туган тел көне белән тәбрикләп, аларга изге теләкләрен юллады. Без төрле, әмма бергә һәм бердәм! Әлеге шигарь Фестивальдә катнашкан һәр кешенең күңелендә уелып калсын. Бергә һәм бердәм булыйк!
-
“Әпсәләмов укулары” безне берләштерде! 18.02.2017

17 ноябрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 мәктәбендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен “Әпсәләмов укулары” исемендәге шәһәр фәнни-гамәли конференциясе узды. Укуларда катнашучылар 6 секциягә бүленеп, үз фәнни эзләнүләрен тәкъдим итте. Гимназиябезнең 6 а сыйныфы укучысы Диана С. (җитәкчесе Хузина Р.Т.) “Яшь эзләнүче” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Афәрин!
-
Урок мужества 17.02.2017

17 февраля состоялись уроки мужества в день торжественной церемонии награждения и чествования лауреатов Всероссийской общественно-государственной инициативы "Горячее сердце".
-
Мари халкы белән дуслык куперен ныгыттык! 17.02.2017

16 февральдә 4 Б сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында оештырылган “Дуслык дәресе”ндә катнашты. Биредә укучылар милләтләр дуслыгы темасына кызыклы фильмнар, төрле милләт вәкилләре катнашында иҗади чыгышлар карады. Укучылар Казан шәһәренең мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Мусихина Людмила Ивановна белән дә очрашты. Ул аларны мари халкының йолалары, милли киеме, музыка кораллары, милли ризыклары белән таныштырды. Укучылар исә мари халкының бер вәкиле булган Людмила Ивановнаны 21 февральдә гимназиядә узачак Халыклар дуслыгы Фестивалена чакырды. Кабат очрашканга кадәр, мари дуслар!
-
Праздник поэзии «Читаем любимые строки…» 15.02.2017

На этой неделе в гимназии проходит Неделя родного языка. 15 февраля состоялся вечер русской поэзии «Читаем любимые строки…». На празднике поэзии прозвучали стихи А.Пушкина, М.Лермонтова, А.Фета, М.Цветаевой, К.Симонова, Э.Асадова и др. Всех покорило проникновенное исполнение Галлямовой Альбиной стихотворения Марины Цветаевой «Генералам 1812 года»! Спасибо Аджави Мариам, Рустямовой Раисе, Кузнецовой Юлие, Фараджовой Сабине, Якуповой Камиле за радость общения с поэзией. На вечере все с удовольствием слушали романсы и песни на стихи русских поэтов, познакомились с выставкой поэтических сборников русских и советских поэтов.
-
Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә... 15.02.2017

Бүген, 15 нче февральдә, гимназиядә патриот-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Т.Хуҗина Казанда Муса Җәлилгә багышланган чаралар белән таныштырды. 4-5 нче сыйныф укучылары һәр тәнәфестә гимназия радиосыннан Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәреннән” шигырьләрен сөйләделәр. Ә 2 нче сыйныф кызлары шагыйрьнең “Кызыл ромашка” исемле китабындагы шигырьләр белән таныштылар, аларны бик хисләнеп укыдылар. Китапханәдә Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә оештырылды.
-
Бүген бездә кунакта 14.02.2017

Бүген гимназиядә Казан шәһәре сайлау комиссиясе вәкилләре 10-11 нче сыйныф укучылары арасында викторина үткәрделәр. “Сайлау хокукы” дигән викторинаның җиңүчеләре - 11 сыйныф кызлары. Котлыйбыз!
-
Гимназиядә Фән көне 11.02.2017

Россия Фәннәр академиясенә 1724 елның 8 февралендә нигез салына. Россия Президенты Указы белән 1999 елдан башлап әлеге көн Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан атна буе сыйныфларда фәнни, иҗади һәм проект эшләрен яклау буенча чаралар узды. Ә 10 нчы февральдә гимназиядә «Туган ягым – яшел бишек» – «Родимый край – зеленая моя колыбель» дип исемләнгән Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Укучыларыбыз табигатьне саклау, тормышыбызда биология, медицина, азык-төлек, технологияләр проблемалары, туган якны өйрәнү һәм башка бик төрле мәсьәләләр буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгыш ясадылар. Чыгышлар искиткеч мавыктыргыч һәм мәгънәле булды! Кызларыбыз чыннан да фәнгә тагын бер адым ясадылар дип ышанабыз!
-
Месячник профориентации 09.02.2017

С 6 февраля по 6 марта 2017 года объявлен месячник профориентации для учащихся 5-11 классов общеобразовательных организаций.








