Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат №2» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 www.Litsey2.ru |
Телефон: | +7(843)-598-31-66 |
E-Mail: | Mail@Litsey2.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "Лицей-интернат №2" |
Руководитель: | Гиниятуллин Булат Хатыпович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 325 учащихся, из них иностранных граждан 1 |
У нас учат: | 38 педагогов |
Новости Лицея-интерната №2
Татар китабына 400 ел
Опубликовано: 25.02.2013
Очрашуга лицей укучылары докладалар әзерләп килделәр. Аларның күбесе татар китабы тарихы, дөньяда китапның тоткан урыны, китап белән бәйле төрле кызыклы фактларга багышланган иде. Укучылар дөньяда иң кечкенә китапның Италиядә, иң зурысының Берлинда, иң авыр китапның Стокгольм шәһәрендә сакланганлыгын сөйләделәр. Ә иң зур Көръән басмасы Италиядә эшләнеп Татарстанда икән. |
Төрки-татар китабын нәшер итү тарихы исә 1612 елда Лейпциг шәһәрендә башлана. Биредә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга. Татарларда басма сүз тарихы исә Пётр I белән бәйле. Рус патшасы 1722 елда Иран иленә яу белән барганда сугыш Манифестын татарчага тәрҗемә итәргә куша. Ул Әстерхан шәһәрендә, императорның юл (поход) басмаханәсендә нәшер ителә. Туган тел аша Пётр I мөселман татар-башкорт халкын алар белән бер диндә булган иранлыларга каршы рус гаскәрләре белән берлектә сугышка барырга өнди. XVIII йөзнең соңгы чирегендә татар китапларын басу Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә.
Тарихка күз салсак, Казанда беренче типография 1800 елда ачыла. Бу татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган «Азиат» басмаханәсе була. XIX йөз ахырында Казанда 15 ләп типография исәпләнә, ел саен гомуми тиражы 1,5-2 миллион данә тәшкил иткән 140-180 исемдә татар китабы дөнья күрә. XX йөз башында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанда гына түгел, Оренбург, Уфа, Әстерхан шәһәрләрендә дә китап нәшер итү һәм сату ширкәтләре барлыкка килә. Әлеге басмаханәләрдә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд, Галимьан Ибраһимов, Ризаэтдин Фәхретдин кебек бөек шәхесләребезнең дә китаплары дөнья күрә.
Татар басма китабы тарихыннан тыш укучылар Разил Вәливнең иҗаты белән дә таныштылар. Лицеистлар һәм язучы үзе шигырьләр укыды. Укучылар Рәзил Вәлиевкә аның иҗаты, татар китабы тарихына бәйле төрле сораулар бирделәр.
К списку новостей