Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №403 комбинированного вида c татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420085, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Беломорская, д. 246 а |
Телефон: | +7(843)-571-85-06 |
E-Mail: | Ds403.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №403" |
Руководитель: | Насырова Фарида Раисовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 118 детей |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №403 комбинированного вида c татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм. 04.05.2017
"Илебез тыныч, күгебез аяз, киләчәгебез ышынычлы!" дип бүген шатланып әйтә алабыз. Бу бәхетле тормышка ирешү өчен безнең бабаларыбыз күпме көч куйган, кан койган. Әлеге сүзләрнең нинди көчкә ия икәнлегенә, асылына төшендерү өчен без балаларыбыз белән әңгәмәләр, шөгыльләр үткәрәбез. Бүген үткәрелгән бәйрәмебез шуның дәлиле. Яшь буыныбызда өлкәннәргә, аларның башкарган изге эшләренә карата ихтирам, алар белән горурлану хисләре тәрбияли алсак без куелган бурычларыбызның иң мөһименә ирешкән дип саный алабыз.
-
Памятка 02.05.2017
-
Митинг "За достойную работу, зарплату, жизнь" 01.05.2017
1 мая на площади перед театром Г.Камала состоялся митинг «За достойную работу, зарплату, жизнь», где наш педагог Альбина Шагитовна приняла участие.
-
Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм. 26.04.2017
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! -
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2017
Бүген безнең балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган тематик чаралар үткәрелде. Тәрбиячеләр төркемнәрдә уеннар, әңгәмәләр, рәсем ясау һәм шуның кебек башка шөгыльләр белән балаларның игътибарын җәлеп итсәләр, физик тәрбия бирү инструкторы Альбина Шагитовна залда балалар белән бик күңелле спорт чарасы үткәрде. Әлеге чараларның нәтиҗәсендә безнең тәрбияләнүчеләребез үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгырта , саклый белүче булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.
-
Балалар бакчасының 25 еллыгына әти-әниләрдән бүләк! 03.04.2017
Зәлинә һәм Рифат Нотфуллиннар әниләре белән берлектә безгә менә шундый матур шигырь һәм эксклюзив торт бүләк иттеләр. Рәхмәт бик зур!
"Аю баласы" бакчасы.
"Аю баласы" балалар бакчасы,
Елдан-ел үсә бара.
25 яшьлек юбилеең да
Искә алдылар бар да.
Нәни сабыйларны каршы ала
Заведующий Нурия апа.
Үстереп кызлар, егетләрне
Озаталар укытучыларга.(дәвамы эчлектә)
-
3 нче номерлы педагогик киңәшмә 03.04.2017
Бүген безнең 3 нче номерлы педагогик киңәшмә үтте.
Темасы:“Театральләштерү аша укыту-методик комплектлар кулланып балаларның рухи-әхлакый, коммуникатив күнекмәләре үсеше өчен шартлар тудыру”. Көн тәртибендә:
-“Балаларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, эстетик хис һәм әхлакый тәбияләү шарты буларак театраль эшчәнлек”
- “Балаларны татар теленә өйрәткәндә театраль уен эшчәнлеген кулланып сөйләм телен активлаштыру”
- “ Театраль эшчәнлек аша балаларның сөйләм телен үстерү”
- “ Сәламәтлекне саклау технологияләре һәм театраль эшчәнлек кулланып балаларның физик сыйфатларын үстерү”
-Әлеге тема буенча үткән тематик тикшерүнең нәтиҗәләре.
-“Театр һәм балалар” дигән темага әти-әниләрне сораштыруның нәтиҗәләре.
- “Могҗизалы әкият иле” дигән театр почмаклары смотр-конкурсына йомгак ясау/
-
Карга боткасы 22.03.2017
Татар халкының элек- электән үк уздырылып килгән матур традициясе бар. Ул да булса “Карга боткасы”. Язның матур бер көнендә, каргалар җылы яктан кайткач, халык зур казан асып ботка пешергән. Ул көнне олысы-кечесе бергә бәйрәм иткән. Ботка пешерү өчен үсмерләр, балалар кичтән үк йортлар буйлап ярма, акмай, сөт, йомырка кебек ризыклар җыеп йөргәннәр. Биш-алты чиләк сыешлы казанда пешкән ботка белән бар авыл сыйланган. Халыкның “йомырка тәгәрәтешле”, “кузла” кебек яраткан уеннары уйналган. Көннәр коры торганда да шул казаннан файдаланганнар – анда яңгыр боткасы пешергәннәр.
Бүген әби-бабайларның әлеге матур йоласына туры китереп балалар бакчасы ишегалдына зур бәйрәм үткәрелде. Балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән Лилия Талгатовна таныштырды. Төрле персонажлар ярдәмендә бик матур итеп күңелле бәйрәм тамашасы үткәрелде. Әлеге чараны оештыручыларга, башлап йөрүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Смотр-конкурс театральных уголков "Волшебный мир театра" 09.03.2017
Сегодня были подведены итоги смотра-конкурса театральных уголков "Волшебный мир театра" среди воспитателей всех возрастных групп нашего детского сада. Целью смотра-конкурса являлось создание оптимальных условий для развития творческой активности ребенка в театрализованной деятельности. Определились победители в следующих номинациях: "Театральная жемчужина", "Театр чудес", "Солнечный театр", "Золотая маска", "Мир марионеток", "Завораживающий театр". Победители будут награждены дипломами.
-
Поздравляем всех женщин с Международным женским днем! 06.03.2017
Милые женщины, добрые, верные!
С новой весной вас, с каплями первыми!
Мирного неба вам, солнца лучистого,
Счастья заветного, самого чистого!
Много в вас ласки, тепла, доброты, -
Пусть исполняются ваши мечты!