МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 65 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Хәрәкәтле спорт уеннары! 03.07.2026

Безнең балалар бакчасында да балаларның иң яратып уйный торган уеннары - ул хәрәкәтле спорт уеннары.Уйнаганда бала өйрәнә, хәрәкәттә булган ихтыяҗны канәгатьләндерә. Балаларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә һавада йөрәк һәм үпкәләрнең эшчәнлеге көчәя. Бу балаларның гомуми торышына уңай йогынты ясый: нерв системасы яхшыра, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы арта.
Җәйге ял вакытларында балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, ялларны файдалы һәм күнелле итеп үткәрергә дигән теләктә калабыз. -
Бакчадагы җиләк! 02.07.2026

Бакчадагы җиләк
Безнең балалар бакчасында без балаларыбызның сәламәтлеге һәм үсеше турында кайгыртып кына калмыйбыз, аларны бакчачылык күнекмәләренә дә өйрәтәбез. Иң мавыктыргыч проектларның берсе-җиләкне үз кулларың белән үстерү!
Җыю вакыты җиткәч, сабыйларыбыз чын-чынлап дулкынланалар һәм шатланалар. Алар өлгергән җиләкләрне җыялар, ә җиләкләрнең хуш исе . Бу чын тылсым-үз кулларың белән үстергән җиләк ул! -
Сабын куыклары бәйрәме! 01.07.2026

Җәйге чорда балаларның ялын күңеллерәк уздыру максатыннан, бакчабызда саф һавада төрле чаралар оештырыла. Буген «Сабын куыклары бәйрәме» оештырылды. Балалар сабын куыклары очырып уйнадылар һәм аларның матурлыгына һәм үзенчәлеклегенә сокландылар. Иң зур сабын шарчыгын, иң кечкенә сабын куыкларын күреп сөенделәр. Сабыйлар бәйрәмнән бик канәгать калдылар, чөнки бу алар өчен кечкенә генэ тылсым.
-
Юл билгеләрен беләсезме? 25.06.2026

Безнен балалар бакчасында сабый элементар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, ә юлда үз-үзен куркынычсыз тотуның иң мөһим кагыйдәләренә дә өйрәнә. Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатында , бакчабызда «Юл билгеләре » дигән шөгыльләр һәрдаим үткәрелеп тора.
-
Җиләк әвәлибез! 23.06.2026

Әвәләү дәресләрен балалар аеруча ярата. Әвәләү алымы баланың иҗади сәләтен үстерә, матурлыкны күрә, тоя белү алымын ныгыта. Бүгенге әвәләү шөгылендә, без балалар белән пластилиннан виктория жилэге әвәләдек.
-
Рәссам булырга хыялланам! 22.06.2026

Менә сезгә бер табышмак, җавабын табып карагыз әле.
Җиде сөлгем җиде төстә
Җидесен дә элдем күккә.
Әйе, дуслар, чыннан да бу салават күпере.
Без бүген балалар белән "Салават күпере буйлап сәяхәт" дигән эшчәнлек алып бардык.
Төсләр турында белгәннәрне ныгыттык, салават күпере ничек барлыкка килүе турында сөйләштек.Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә бер малай турында сөйләп китәм, ул рәссам булырга җыенган.
Яшәгән ди бер малай, ул рәссам булырга хыялланган. Тәрәзә янына килгән дә, ямансулап утыра башлаган. Күкне кара болыт каплаган. Тып та тып итеп яңгыр ява икән. Ә бераздан ул туктаган. Болытлар арасыннан кояш нурларын яктырткан. Чиста зәңгәр күк йөзендә салават күпере барлыкка килгән.
Малай шатланган, ишегалдына йөгереп чыккан һәм кычкырган.- Исәнме, Салават күпере! Син нинди матур, ачык, төрле төсле. Ни өчен син шундый матур? – дигән.
Ә Салават күпере елмайган.
- Миңа бу матурлыкны туганнарым бүләк итте – кояш һәм су. – дигән.Ни өчен Салават күпере алай дип әйтте икән?
Чөнки Салават күпере кояш нурлары һәм яңгыр тамчылары ярдәмендә ясала. Кояш нурлары яңгыр тамчыларына үтеп керәләр һәм алар төрле төсләргә таралалар. Менә шулай итеп Салават күпере барлыкка килә дә инде
Ә сез белә идегезме, дуслар? -
Хәтер көне! 22.06.2026

Бүген, 22 июнь көнне, безнең балалар бакчасында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган истәлекле чаралар узды. Балалар белән бергә без, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәрне, искә алдык. Балалар бу датаның безнең ил өчен ни өчен шулай мөһим булуын һәм дөньяны саклауның никадәр мөһим булуын белделәр.
Төркемнәрдә рухи әңгәмәләр үткәрелде, балалар «Мәңгелек ут» темасына кәгазьдән кисеп шәмнәр ясадылар, ә ахырда бергәләп, яу кырында ятып калганнарны, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кечкенә йөрәкләр дә хәтерли белә. Ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлек һәр яңа буында яшәсен!
-
Гимнастика ясыйбыз! 22.06.2026

Гимнастика ясау сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә кәефне дә күтәрә, тәртипкә дә өйрәтә. Шулай ук көндәлек гимнастика физик һәм фикерләү сәләтен үстерә, активрак булырга ярдәм итә. Безнең балалар бакчасында иртәнге гимнастика һәрдаим үткәрелә. Балалар күнегүләрне бик теләп башкаралар.
-
Лего конструкторлар. 17.06.2026

Лего конструкторлар - бүгенге көндә безнең балалар бакчасында шөгыльләнү өчен алыштыргысыз материаллар булып тора. Лего-конструктор уеннары аша бала әйләнә-тирә дөнья белән таныша, ориентлаша.Мондый уеннар балаларга физик, эстетик һәм социаль үсеш өчен зур мөмкинлекләр.
-
Безнең уңышларыбыз! 16.06.2026

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче, баряклап уңган, чып - чын татар малае - Фархушин Рамин бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннар яулады. Раминны һәм аның остазларын бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз! Алда әле җиңүләр һәм якты мизгелләр күп булсын










