МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 87 воспитанников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Рәсем ясыйбыз! 06.07.2026

Рәсем мәктәпкәчә белем бирү системасында зур әһәмияткә ия. Рәсем ясау барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күзәтүчәнлек, эстетик тәрбия, сәнгать тәме, иҗади сәләт формалаша. Рәсем ясау процессында традицион булмаган техника аерым урын алып тора.
-
Су белән тәҗрибәләр ясыйбыз! 03.07.2026

Балалар бакчасында су белән тәҗрибәләр ясау - балаларны су үзенчәлекләре белән таныштыра, танып белү кызыксынуын, күзәтүчәнлекне, чагыштыру, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау сәләтен үстерү ысулы булып тора. Мондый күнегүләр шулай ук төп табигый ресурс буларак суга сакчыл караш формалаштыруга да ярдәм итә.
-
Уйныйбыз! 03.07.2026

Ком белән уеннар-балаларның яраткан эшчәнлеге. Балалар үсеше өчен комлы уеннарның әһәмияте зур. Ком белән уеннар кәефне яхшыртып, киеренкелекне киметеп кенә калмый, хәрәкәтләрне координацияләү моторикасын, иҗади сәләтләрне, бәйләнешле сөйләмне үстерә, дөньяга карашны киңәйтә.
-
Хәрәкәтле спорт уеннары! 03.07.2026

Безнең балалар бакчасында да балаларның иң яратып уйный торган уеннары - ул хәрәкәтле спорт уеннары.Уйнаганда бала өйрәнә, хәрәкәттә булган ихтыяҗны канәгатьләндерә. Балаларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә һавада йөрәк һәм үпкәләрнең эшчәнлеге көчәя. Бу балаларның гомуми торышына уңай йогынты ясый: нерв системасы яхшыра, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы арта.
Җәйге ял вакытларында балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, ялларны файдалы һәм күнелле итеп үткәрергә дигән теләктә калабыз. -
Бакчадагы җиләк! 02.07.2026

Бакчадагы җиләк
Безнең балалар бакчасында без балаларыбызның сәламәтлеге һәм үсеше турында кайгыртып кына калмыйбыз, аларны бакчачылык күнекмәләренә дә өйрәтәбез. Иң мавыктыргыч проектларның берсе-җиләкне үз кулларың белән үстерү!
Җыю вакыты җиткәч, сабыйларыбыз чын-чынлап дулкынланалар һәм шатланалар. Алар өлгергән җиләкләрне җыялар, ә җиләкләрнең хуш исе . Бу чын тылсым-үз кулларың белән үстергән җиләк ул! -
Сабын куыклары бәйрәме! 01.07.2026

Җәйге чорда балаларның ялын күңеллерәк уздыру максатыннан, бакчабызда саф һавада төрле чаралар оештырыла. Буген «Сабын куыклары бәйрәме» оештырылды. Балалар сабын куыклары очырып уйнадылар һәм аларның матурлыгына һәм үзенчәлеклегенә сокландылар. Иң зур сабын шарчыгын, иң кечкенә сабын куыкларын күреп сөенделәр. Сабыйлар бәйрәмнән бик канәгать калдылар, чөнки бу алар өчен кечкенә генэ тылсым.
-
Юл билгеләрен беләсезме? 25.06.2026

Безнен балалар бакчасында сабый элементар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, ә юлда үз-үзен куркынычсыз тотуның иң мөһим кагыйдәләренә дә өйрәнә. Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатында , бакчабызда «Юл билгеләре » дигән шөгыльләр һәрдаим үткәрелеп тора.
-
Җиләк әвәлибез! 23.06.2026

Әвәләү дәресләрен балалар аеруча ярата. Әвәләү алымы баланың иҗади сәләтен үстерә, матурлыкны күрә, тоя белү алымын ныгыта. Бүгенге әвәләү шөгылендә, без балалар белән пластилиннан виктория жилэге әвәләдек.
-
Рәссам булырга хыялланам! 22.06.2026

Менә сезгә бер табышмак, җавабын табып карагыз әле.
Җиде сөлгем җиде төстә
Җидесен дә элдем күккә.
Әйе, дуслар, чыннан да бу салават күпере.
Без бүген балалар белән "Салават күпере буйлап сәяхәт" дигән эшчәнлек алып бардык.
Төсләр турында белгәннәрне ныгыттык, салават күпере ничек барлыкка килүе турында сөйләштек.Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә бер малай турында сөйләп китәм, ул рәссам булырга җыенган.
Яшәгән ди бер малай, ул рәссам булырга хыялланган. Тәрәзә янына килгән дә, ямансулап утыра башлаган. Күкне кара болыт каплаган. Тып та тып итеп яңгыр ява икән. Ә бераздан ул туктаган. Болытлар арасыннан кояш нурларын яктырткан. Чиста зәңгәр күк йөзендә салават күпере барлыкка килгән.
Малай шатланган, ишегалдына йөгереп чыккан һәм кычкырган.- Исәнме, Салават күпере! Син нинди матур, ачык, төрле төсле. Ни өчен син шундый матур? – дигән.
Ә Салават күпере елмайган.
- Миңа бу матурлыкны туганнарым бүләк итте – кояш һәм су. – дигән.Ни өчен Салават күпере алай дип әйтте икән?
Чөнки Салават күпере кояш нурлары һәм яңгыр тамчылары ярдәмендә ясала. Кояш нурлары яңгыр тамчыларына үтеп керәләр һәм алар төрле төсләргә таралалар. Менә шулай итеп Салават күпере барлыкка килә дә инде
Ә сез белә идегезме, дуслар? -
Хәтер көне! 22.06.2026

Бүген, 22 июнь көнне, безнең балалар бакчасында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган истәлекле чаралар узды. Балалар белән бергә без, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәрне, искә алдык. Балалар бу датаның безнең ил өчен ни өчен шулай мөһим булуын һәм дөньяны саклауның никадәр мөһим булуын белделәр.
Төркемнәрдә рухи әңгәмәләр үткәрелде, балалар «Мәңгелек ут» темасына кәгазьдән кисеп шәмнәр ясадылар, ә ахырда бергәләп, яу кырында ятып калганнарны, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кечкенә йөрәкләр дә хәтерли белә. Ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлек һәр яңа буында яшәсен!








