Бу нинди могҗиза, тамаша!
Бу әкият илеме?
Яфраклар монда тирбәлә
Бу нәрсә бу? Кем белә?











Алтын көз бүген бездә!
Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме!
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 65 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>

Нәниләр төркеменә йөрүче балаларның беренче "Көз бәйрәме". Балалар бәйрәмдә бик тырышып шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, уйнадылар, бергәләп күңел ачтылар. Кунакка килгән аю белән гөрләтеп уеннар уйнадылар. Көз кызының серле кәрзине белән җырлы-биюле уен башкардылар, тәмле күчтәнәченнән сыйландылар. Бәйрәм хисе балаларның күңелләрендә матур хатирә булып сакланыр дигән теләктә калабыз.

Бүген бакчабыз олы хөрмәткә лаек булган кадерле кунакларын каршы алды. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә узган көзге бәйрәм күңел ачу чарасына өлкән буын вакилләре кунак буларак чакырылды. Балалар үзләренең чыгышлары белән кунакларны шатландырдылар, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Балалар бакчасы коллективы тарафыннан кадерле кунакларыбызга бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук, мәктәпкә әзерлек төркемендә Гөлшат Равил кызы тарафыннан балалар белән өлкән буын вакилләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең әби- бабаларын ясадылар һәм алар турында сөйләп уздылар. Әлеге чара белән балаларда өлкән буынга карата кадер- хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып барылды.
Кадерле әби-бабаларыбыз! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!

Бу нинди могҗиза, тамаша!
Бу әкият илеме?
Яфраклар монда тирбәлә
Бу нәрсә бу? Кем белә?











Алтын көз бүген бездә!
Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме!

Бүген безнең балалар бакчасында РФ Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык мәдәнияте дәресе узды.
Тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә сигналлар алганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар:
- "Ракета куркынычы"
- "Пилотсыз куркынычы"
- "Авиация куркынычы"
Балалар төп кагыйдәне үзләштерделәр: бу сигналларның берсендә дә ачык урында калырга ярамый! Тиз арада куркынычсыз урында - бинада, подвалда яки башка ышык урында ышыкланырга кирәк.
Без пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) темасына аерым игътибар бирдек. Балалар мөһим кагыйдәне белделәр: әгәр күктә дрон күрсәң - аны фотога, видеога төшерергә ярамый һәм әгәр ул җиргә егылып төшсә, аның янына бигрәк тә якын килергә ярамый. Әкрен генә читкәрәк китәргә, бина артына яшеренергә һәм өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк.
Барлык катнашучыларга активлыклары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерәбез! Исегездә тотыгыз: куркынычсызлык кагыйдәләрен белү - сезнең иминлегегезнең һәм тынычлыгыгызның нигезе. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр!
Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк, авыр, әмма үтә саваплы эшегездә зур уңышлар телибез!
Укытучым!
Һәр карашың гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә,
– Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу – Фәрештәләр язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах.

Бүген көзнең иң җылы һәм матур бәйрәмнәренең берсе - Өлкәннәр көне!
Кадерле өлкән буын вәкилләре!
Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Һәммәгезгә дә иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез! Алдагы көннәрегез якыннарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, яшәү көче әле бик күп еллар сезнең алыштыргысыз юлдашы булсын!

Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында бакчабызда балалар белән эчтәлекле һәм мавыктыргыч уеннар уйналды, төркемнәрдә тематик әңгәмәләр, шөгыльләр уздырылды. Ата- аналар белән берлектә балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре аңлатылды, тәрбиячеләр тарафыннан балалар һәм ата - аналар өчен бай эчтәлекле юл хәрәкәте иминлеге кагыйдаләре буенча китаплар күргәзмәсе оештырылды.
#НеделяБезопасности2026

27 сентября отмечается один из самых добрых и важных профессиональных праздников — День воспитателя и всех дошкольных работников. В этот день мы чествуем тех, кто каждый день дарит нашим детям тепло, заботу и открывает для них огромный мир знаний.
Дорогие педагоги, сотрудники детского сада и ветераны дошкольного образования, поздравляем вас с праздником! Спасибо за ваше огромное сердце, за терпение и за ту особую атмосферу уюта и безопасности, которую вы создаёте в детском саду.
Желаем вам вдохновения, профессиональных успехов и благодарных воспитанников, которые спустя годы будут вспоминать вас с теплотой. Пусть работа приносит радость, а силы и энергия только приумножаются. Пусть дома всегда ждут уют, любовь и поддержка близких. Пусть ваша жизнь будет такой же яркой и радостной, как детский смех в стенах нашего сада!
С профессиональным праздником!

Бүген безнең балалар бакчасында "Салават күпере" журналы баш мөхәррир урынбасары – Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы ата- аналар һәм тәрбияләнүчеләр белән бик җылы, мәгънәле, эчтәлекле очрашу оештырды. Журнал яңа дизайн һәм басманың тулылыгы белән укучыларны үзенә җәлеп итә. Балалар гыйбрәтле вакыйганы белеп кенә түгел, ә гаджетлардан файдаланып, теләсә кайсы биттән QR-кодны сканерлап, күңел ачу һәм шул ук вакытта танып белү контентын да карый алачаклар. Бу журналда бик күп матур иллюстрацияләр, рәсемнәр һәм конкурслар табарга мөмкин. Журналның баш мөхәррире урынбасары балаларны кече яшьтән туган телгә, татар теленә, милләтебезнең рухи асылын аңлый белергә өйрәтүдә, педагоглар белән уртак эшчәнлек алып баруның, күңелле нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйләде. Киләчәккә булган планнары белән дә таныштырды. Очрашуның шатлыклы мизгеле булып бакчабызда тәрбияләнуче Фәрхушин Раминны “Тукайлы балачак” бәйгесенең Лауреаты Дипломы белән бүләкләү булды. Гөлназ Зиятдин кызы җиңүченең ата- анасына рәхмәт белдереп, Дипломны очрашуга килгән Раминның әтисенә тапшырды. Шулай ук, бәйгегә әзерләгән бакчабызның тәрбиячеләре: Зиялиева Гөлшат Равил кызы, Хөсниева Эльвира Әмир кызы һәм Шәйхетдинова Гөлназ Габдулла кызы мактауга лаек булдылар.

Беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләр "Әкият иле"ндә сәяхәттә булып, әкиятләр белән танышуны дәвам иттеләр.Әкият персонажлары белән уйнап балаларның активлыклары үстерелде,әкият турында кызыксынулары баетылды.Бергәләп уйнаган театральләштерелгән әкият аша бер -берсенә дус мөнәсәбәт,татулык кебек хисләр тәрбияләү эше дәвам ителде.