МБОУ «Верхнетакерменская основная общеобразовательная школа имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423708, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Верхний Такермен, ул. Школьная, д1Б. 423700, Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-552-54-38 |
E-Mail: | 2809000003@tatar.mail.ru,vtak_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнетакерменская ООШ имени Г. Сабитова" |
Руководитель: | Гараева Флюра Ярулловна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 51 ученик |
У нас учат: | 10 учителей |
Новости школы.
Зарница.
Опубликовано: 23.02.201222 нче февраль көнне 5 -9 нчы сыйныф укучылары арасында “Аҗаган” уены үтте. Уен барышында укучылар командалар сәламләве, рапорт тапшыру, штабларда сорауларга җавап эзләү, окоп казу,противогаз киеп йөгерү, кардан шуышу, байрак эзләү,чаңгыда узышу, яралыга беренче ярдәм күрсәтү,граната ату, ераклыкка сикерү,яралыны носилка белән күчерү һәм башка төр уеннар оештырылды.Әлбәттә, иң кызыклы уен- яшерелгән флагны табу булды.Кар астына яшерелгән “Миналар” эчендә флагны табу картасы яшерелгән иде. Карта тапканнан соң, командалар флаг эзләү эшенә керештеләр. Кайсы команда беренчелекне алыр? Бу сорау уенчыларны гына түгел, җанатарларны да борчыды.Менә ,ниһаять, флаг табылды. Ләкин аны әле исән –имин” штаб”ка да кайтарасы бар. Монысы бигрәк тә авыр эш иде. Чөнки һәр тарафта “засадалар” оештырылган. Ләкин “Динамит” командасы командиры Нәбиуллин Марат исән –сау флагны “штаб”ка кайтарып җиткерде. Ләкин очколар барлык уен исәбеннән чыгарылды.Уен “Гладиаторы” командасының җиңүе белән тәмамланды.Отряд командиры Кәшбиев Айрат команданы зур җиңүләре белән котлады. Уенны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мухамадеев И.И. алдан төзелгән план буенча үткәрде. “Аҗаган” уенында катнашкан “Гладиаторы” һәм “Динамит” командаларының уены бик үзенчәлекле һәм кызыклы үтте. Нәтиҗәдә , 112 очко белән “Гладиаторы” командасы җиңүгә иреште.
К списку новостей