МБОУ «Верхнетакерменская основная общеобразовательная школа имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423708, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Верхний Такермен, ул. Школьная, д1Б. 423700, Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-552-54-38 |
E-Mail: | 2809000003@tatar.mail.ru,vtak_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнетакерменская ООШ имени Г. Сабитова" |
Руководитель: | Гараева Флюра Ярулловна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 57 учеников |
У нас учат: | 10 учителей |
Новости школы.
“Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!”
Опубликовано: 05.12.2013
29 нчы ноябрь көнне Түбән Тәкермән авыл клубында бәйрәм үтте. Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән әлеге чараның исеме “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!” дип аталды. Бәйрәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерларыннан торды. Укучылар чарага ай буена әзерләнделәр. Һәркемнең үзен күрсәтәсе, булган сәләтен ачып саласы килә иде. Һәм бу чыннан да шулай булды. Әнә бит, дәрес вакытында тыныч кына утырган укучыларыбыз да сәнгать өлкәсендә нинди сәләткә ия икәннәр. Ул җыр дисеңме, биюме,юмор сөйләүме-һәрберсендә ялтырап тордылар.Ата –аналар да үзләренннән көч керткәннәре сизелеп торды әлеге бәйрәмдә. 2 нче сыйныф укучыларының бию һәм җыр өчен тектерелгән күлмәкләре күзләрне камаштырырлык иде. Костюмнарны үз куллары белән теккән әниләргә дә бик рәхмәтле мәктәп коллективы.Ә инде бәйрәм алдыннан оештырылган ярминкә, чыннан да шәһәр яәминкәләрен хәтерләтә иде. Һәр классның ата –анасы ярминкәдә сату өчен ризык әзерләүдә үзләренең көчләрен кызганмаганнар. Бер почмакта кайнар чәй саталар, икечесендә кайнар коймак булса, өченчесендә өйдә пешерелгән торт, дүртенчесендә өчпочмак иде. Һәр сыйныф мөмкин кадәр күбрәк сатып калырга тырыша . Килгән бер генә тамашачы да әлбәттә бәйрәмнән буш кайтып китмәде. Пакетлар концерт караганнан соң өйгә кайтып чәй эчү өчен тәмле әйберләр белән тулы иде. Әнә шулай күңелле һәм мавыктыргыч итеп яши безнең коллектив.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәсиха Кәшбиева
К списку новостей