Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 г. Мензелинска»/Минзәлә шәһәренең "2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, Республика Татарстан, Мензелинский район, г. Мензелинск, ул. Академика Шамова, д. 48/423700, Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Минзәлә шәһәре, Академик Шамов ур., 48 |
| Телефон: | +7(855)-553-24-40;+7(855)-553-22-45 |
| E-Mail: | S2.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Габдуллин Наиль Сайманович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 549 учащихся/549 укучы |
| У нас учат: | 41 учитель/41 укытучы |
Школьные вести
“Тукай әсәрләре - сәхнәдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә
Опубликовано: 26.04.2017Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә, сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Быелгы бәйрәм “ Тукай иҗаты –сәхнәдә” исеме астында Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә үткәрелде. Кичәдә шәһәр һәм район мәктәпләренең укучылары чыгыш ясады. Мәктәпләр Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр; бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр Тукай шигъриятенә “сәяхәт кылынды”. Сәхнәдә шагыйрьнең “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Таз”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” , “Фатыйма белән сандугач” әсәрләре уйналды. Шәһәребезнең 1нче, 3 нче һәм Кадет, Коноваловка, Матвеевка, Николаевка мәктәбендәге рус балаларының матур итеп татарча сөйләшүләре, җырлаулары барлык тамашачы күңеленә хуш килде. Югары Тәкермән, Татар Мөшегесе, Тауасты Байлары, Урыс мәктәбе укучылары чыгышларында милли рух аеруча сизелде. Алар башка мәктәпләрдән сәхнә бизәлеше, костюм һәм артистлык сәләтләре белән аерылып тордылар.
Ахырда жюри барлык катнашучыларга урыннар билгеләде. Беренче урынга –“ Татар Мөшегесе” мәктәбе, икенче урынга - 3 нче, Югары Тәкермән мәктәбе, ә өченче урынга 1 нче һәм Тауасты Байлар мәктәбе чыкты.
Гадәттәгечә, кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей
















