• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мензелинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия» г.Мензелинска Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә ш.“Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А
Телефон: +7(855)-553-51-01
E-Mail: Gt.Mnz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ
Руководитель: Галиева Лилия Альбертовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 324
У нас учат: 33

Новости гимназии

Күңелле очрашу

Опубликовано: 06.10.2025

Безнең гимназиягә мәркәзебездән көтелгән кунаклар - “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Руфия Рифкат кызы Мөхетдинова һәм  баш мөхәррир урынбасары Илсөяр Илгиз кызы Галиевалар кунакка килде. Бу килү очраклы гына түгел иде, чөнки безнең башлангыч сыйныф укучыларының барысы да “Сабантуй” һәм “Салават күпере” журналларына бик теләп язылдылар. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән укучыларыбыз татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән каршы алдылар. Һәм әти-әниләр ярдәме белән,  башлангыч сыйныф укучылары көзге байлыкка багышлап, сый – хөрмәттән сыгылып торган табын әзерләделәр. Анда нинди генә нигъмәтләр юк иде: пирог, бәлеш, компот, кайнатма, как, желе һәм бик күп төрле камыр ризыклары. Шунысы куанычлы: һәр сыйныфтан укучылар матур итеп, саф татарча шигырен сөйләп, җырын җырлап, кунакларны каршы алды. Очрашу барышында кунакларыбыз да укучыларның белемнәрен сынап карарга өлгерделәр. Укучыларга мәкальләрне дәвам итү, табышмакларга җавап табу белән бергә, фразеологик берәмлекләрнең дә  мәгънәсен аңлатырга туры килде. Укучылар сынатмады һәм  биремнәрне бик тиз башкарып чыктылар. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Балаларга “Сабантуй” журналы белән бергә истәлекле бүләкләр дә калдырып киттеләр.


Источник: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан

К списку новостей