муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Абалачевская средняя общеобразовательная школа" Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423657, Республика Татарстан, Менделеевский район, д.Абалачи, ул.Центральная, д.52 |
| Телефон: | 8(85549)3-65-14 |
| E-Mail: | Abalach.Men@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Абалачевская СОШ" |
| Руководитель: | Шаихов Ильдар Шайхенурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 29 учеников |
| У нас учат: | 10 учителей |
Новости МБОУ "Абалачевская СОШ"
21нче февраль — Халыкара туган телләр көне
Опубликовано: 21.02.202621нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан башлангыч сыйныф укытучысы «Туган тел хакында бизәксез сүз» дип исемләнгән чара оештырылды.
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Мондый чаралар телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү мөһимлеген искә төшерү максатында кирәк.
Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Чарабыз “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә калабыз.
К списку новостей



















