Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе")
Визитная карточка
Адрес: | 422174, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Владимирово, ул. Первомайская, д. 2а. |
Телефон: | +7(855)-64-03-27 |
E-Mail: | Elena.Bachkova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Владимировская ООШ" |
Руководитель: | Бачкова Елена Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 4 ученика, из них иностранных граждан -0 |
У нас учат: | 6 учителей. Язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе") - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
12апрель - космонавтика көне
14.04.2014
12 нче апрель - Бөтендөнья космонавтика көне. Бу көнне мәктәбебездә космонавтикага багышланган сыйныфтан тыш чаралар уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр турында мәгълүматлар бирелде. Беренче космонавтларыбыз-Ю.А. Гагарин, В. Терешкова хакында чыгышлар тыңланды.
-
Алабуга экономик зонасына экскурсия
03.04.2014
3 апрель көнне мәктәпнең алдынгы, спортсмен, актив укучылары Алабуга экономик зонасына сәяхәт кылдылар. Укучылар бу зона турында куп мәгълумат туплап кайттылар. Әлеге сәяхәт аларга ишеткәннәрен тулаем кузалларга ярдәм итте. Бу сәяхәт укучыларыбызга киләчәктә узләренең тормыш юлын дөрес итеп сайлауга да зур этәргеч булды дип уйлыйбыз.
-
Кошлар көне 01.04.2014
Бүген мәктәбебездә кошлар көне булып узды. Канатлы дусларыбызга ярдәм йөзеннән, "Иң яхшы сыерчык оясы" дигән конкурс игълан ителгән иде. Укучы егетләребез укытучылары Николай Петрович белән бик тырышып, ай дәвамында сыерчык оялары ясадылар. Менә бүген ,ниһаять, конкурсның җиңүчесе билгеле булды. 8 нче сыйныф укучысы Григорьев Виктор иң оста һәм дөрес итеп оя ясаучы исеменә лаек дип табылды. Котлыйбыз сине,Виктор!
Бәйрәмнең икенче өлешендә укучы кызларыбызның "Кошлар-табигать күрке " дигән темага язылган берсеннән-берсе эчтәлекле,кызыклы иншаларын тыңладык. Шулай ук кошлар турында җырлар һәм шигырьләр дә яңгырады.
Канатлы дусларыбызга игътибарлырак булсак иде. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ бит. Шуны онытмыйк!
-
"Ел укучысы-2014" конкурсы
28.03.2014
Усәли куст берләшмәсе башлангыч сыйныф укучылары арасында "Ел укучысы-2014" дип исемләнгән бәйге уздырды. Әлеге конкурс Түбән Сон мәктәбендә үтте. Чарада мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Данилов Владик катнашты. Призлы урынга лаек булды. Афәрин! Булдырдың,Владик!
-
Урман мастеры белән очрашу 21.03.2014
Бүген мәктәбебездә урман мастеры - Гарипов Нурулла Каюмович белән очрашу булды. Ул үзе белем алган көллият турында сөйләде. Фикерләре белән уртаклашты. Урта һөнәри белем бирүче "Лубян урман -техника көллияте" кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. Әлеге техникумны тәмамлаган урманчылар илебезнең кайсы гына төбәгендә эшләмиләр. Югары постларда, төрле урман хуҗалыкларында хезмәт юлларын дәвам итәләр.
Лубян матур урманнары,агач эшкәртү цехлары белән дан тота. Саф һавасы гына да ни тора! Ә студентлар өчен бөтен шартлар да булдырылган. Биредә төрле ярышлар,бәйрәмнәр еш була. "Техникумның киләчәге зур. Биредә белем алган кеше беркайчан да үкенмәячәк,"-диде Нурулла Каюмович.
-
"Гаиләм горурлыгы" иншалар конкурсы
19.03.2014
Район күләмендә үткәрелгән "Гаиләм горурлыгы" дип исемләнгән иншалар конкурсының нәтиҗәсе билгеле булды. Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучысы Бачкова Алена 3 нче урын яулады. Аленаны әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Татар теле буенча олимпиада 19.03.2014
Татар теленнән зона буенча олимпиада булып узды. Мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Петров Толя 2 нче урын алды һәм район күләмендә үткәреләчәк олимпиадага катнашу хокукына ия булды. Анда да сынатмады: 2нче урын алып кайтты. Җиңүен белән котлыйбыз сине,Толя. Алга таба да уңышларын белән сөендереп тор.
-
Әлифба бәйрәме 14.03.2014
Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен,ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын исенә төшерә. Әлифба бәйрәме-балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәренең берсе. Бүген без әнә шул бәйрәмнең шаһитләре булдык. Бүген алар күп яктан сыналды. Ялкауланмаска,"2"ле алмаска, тырыш булырга,"5"кә укырга сүз бирделәр. Ышанабыз сезгә,кадерле укучылар. Әлифба китабы-озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык. Шуны хәтерегездән чыгармагыз!
-
Коллегабызны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!!! 14.03.2014
Хөрмәтле Гөлсинә Ваккасовна!!!
Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Безнең коллективта эшләү дәверендә Сез үзегезне тырыш хезмәткәр,гадел, ярдәмчел шәхес буларак таныттыгыз. Сезнең кебек миһербанлы,саф күңелле, олы җанлы, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешеләр сирәктер ул. Җирдәге кояш булып балкып, шатлыкларга төренеп яшәгез! Саулыгыгыз нык, гомерегез озын, бәхетегез чиксез булсын! Гаиләгездә тормыш иптәшегез белән татулыкны, тигезлекне саклап, бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, озын-озак яшәргә язсын!
-
Котлыйбыз!!! 08.03.2014
Бәйрәм белән,хөрмәтле хатын-кызлар!!! Бүгенге бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сәламәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!!!