Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе")
Визитная карточка
Адрес: | 422174, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Владимирово, ул. Первомайская, д. 2а. |
Телефон: | +7(855)-64-03-27 |
E-Mail: | Elena.Bachkova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Владимировская ООШ" |
Руководитель: | Бачкова Елена Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 4 ученика, из них иностранных граждан -0 |
У нас учат: | 6 учителей. Язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе") - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Бөек Җиңүгә - 69 08.05.2014
-
Хезмәте каты-җимеше татлы 04.05.2014
Мәктәптә эшнең иң кызган чоры. Бакчада язгы эшләрне башлап җибәрдек. Кишер чәчелде. Орлык өчен чөгендер,кишер утыртылды. Калган төр яшелчәләр өчен дә җирне казып,тырмалап куйдык. Кысксы, мәктәп ашханәсен ел әйләнәсе витаминнарга бай яшелчә,җиләк-җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла.
-
һәйкәл чистарту өмәсе 04.05.2014
Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл яны территориясе чистартылды.
-
"Агач утырт!"акциясе 28.04.2014
26 нчы апрель көнне мәктәбебездә агач утырту өмәсе булып узды. Әлеге файдалы эштә барлык укытучылар, укучылар, шулай ук мәктәпнең барлык хезмәткәрләре дә актив катнашты. Мәктәпнең биология укытучысы Бачкова Елена Алексеевна агач утырту буенча мастер-класс күрсәтте. 33 төп яшь үсенте утыртылды.
-
"Тукай безнең күңелләрдә"
26.04.2014
Бүген бәйрәм! Халкыбызның сөекле улы - бөек шагыйребезне искә алу көне. Без бүген Тукаебызның гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичердек. Укучылар ясаган иллюстрацияләргә,иншаларга нәтиҗә ясалды,җиңүчеләр билгеләнде.
-
Тормыш дәресләре буенча олимпиада 25.04.2014
Районда тормыш дәресләре буенча олимпиада булып узды. Әлеге бәйге 23 көнне 2-4 нче сыйныфлар арсында утте. Бәйгедә мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Петров Анатолий катнашты. Күрсәткечләре яхшы. 24е көнне исә олимпиада да 5-8нче сыйныф укучылары көч сынашты. 8нче сыйныф укучысы Ахунова Регина тормыш дәресләре олимпиадасында катнашып, 3нче урын яулады. Афәрин!!!
-
"Без - Тукайлы халык" 23.04.2014
Без бәхетле, без Тукайлы халык мәңгегә! Буген әнә шундый шигар астында Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентацияләр конкурсы уткәрелде. Конкурста югары сыйныф укучылары актив катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Тукай атналыгы башланды
21.04.2014
Бүген һәр сыйныфта Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырткан темага сыйныф сәгатьләре үтте.
-
"Туган ягым-яшел бишек" 18.04.2014
17 се көнне Кукмарада "Туган ягым-яшел бишек" төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе үтте. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрафикова Алсу Илдус кызы әлгеге конференциядә катнашты. Уңышлы чыгыш ясады, диплом белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Конкурс нәтиҗәләре 16.04.2014
Агачтан ясалган эшләнмәләр буенча район күләмендә үткәрелгән конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурс төрле номинациягә бүленгән иде. "Художественно-декорятивные изделия" номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Тупаев Геннадий-2 нче, шул ук сыйныф укучысы Кушаев Николай 3 нче урын алды. "Предметы домашнего обихода" номинациясе буенча 8 нче сыйныф укучылары Бахров Геннадий, Саркиева Надежда-1нче, Ахунова Регина 2 нче урынга лаек булдылар. Булдыргансыз,укучылар!!! Җиңүегез белән котлыйбыз!!!