МБОУ «Верхнетаканышская начальная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 422140, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Верхний Таканыш, ул. Центральная, д. 11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Ntaknim.mam.@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнетаканышская НОШ" |
| У нас учатся: | 9 учеников |
| У нас учат: | 2 учителя |
О школе
.
Югары Тәкәнеш башлангыч мәктәбе
XIX гасырньң ахырында Тәкәнеш Мамадыш өязе, Петропавловск волостенен ин зур авылларының берсе була. IIIушы Тәкәнеш авылы янәшәсендәге Югары Тәкәнеш авылы урнашкан жирдә башта шаулап урманнар ускән. Урман уртасыннан мул сулы Ушлан елгасы аккан. Иван Грозный патша булган заманда ил буй лап т а та р - б о л га р л а р н ы чукындыру башлангач, ерак бабаларыбыз шушы урманнарга качып килгәннәр. Инеш буендагы агачларны кисеп, йортлар салганнар, Агач тамырларын чистартып, бакчалар булдырганнар, кетүлек жирләр, иген басулары барлыкка килгән. Ә авыл Югары Тәкәнеш дип аталып йөртелә башлаган. Исеме текә инештән алынган дип уйланыла.
Авылхалкыигениккән, мал асраган. Ушланелгасыныңаръягындабакыррудасычыгарылаторганшахталарбулганлыгыбилгеле. Шулайук күршеавылхалкы белән җирөченсугышларалыпбарганнар.
Югары Тәкәнешавылында мәктәпбулмаса да, грамотагаөйрәнгәннәр. Утбалданмахсусагачботакларыҗыеп, каләм ясаганнар, шуның беләнязганнар. Улутбалягындагыбасуны "Писерчите" дипйортәләр.
1930 нчыелдаколхозлароешабашлый. Югары Тәкәнештәоешканколхозның; исеме "Марс" була. Бу "Марс" колхозыныңберенче председателе Хөсәинов Юнысбулган. Колхоз алдынгыларрәтендәбарган. Бикзуряшелчәбакчасы, су белән әйләндереләторганзур су тегермәне булган. 1950 нчеелда "Марс" колхозы Урта Тәкәнеш колхозы "Сигнал" белән, э 1960 нчыелда Тубән Тәкәнеш колхозы "Сталин" белән берләшәһәм "Сталин" колхозы булып кала.
Югары Тәкәнешнеңөлкән яштәгеәби-бабайларыавылда мәктәпнеңбарлыкка килүен "Марс" колхозынынберенче председателе Хөсәенов Юнысисеме белән бәйләп сөйлиләр. Колхоз оешкач, шулук 1930 нчыелда мәктәп тезүәшләре башлапҗибәрелә. Улвакытта мәктәп хәзерге мәктәпнеңсулягында, 200 метрлапераклыкта төзелә.
Мәктәпикекатлыбулып, аскы каты җиргәказылып ясала.Өскекаттаикесыйныф бүлмәсе (1-2 сыйныфлараерым, 3-4 сыйныфларүзләре аерымукыганнар), беркиенү бүлмәсе, музей, клуб була. Әҗирказыпясалганаскыкаттаашаупешерүһэм ашау бүлмәләре урнашканбула.
Югары Тәкәнеш мәктәбенең беренче укытучысы итеп Габитов Хөсәен Габит улын билгелиләр. Тумышы белән Дусай авылыннан булган урта яшләрдәге ир гаиләсе белән Югары Тәкәнеш авылы на күченеп килә.
Габитов Хөсәен Габит улы 1898 нче елда урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Гаиләләрендә Хөсәен абыйдан кала тагын өч кыз туганы була. Хөсәен абыйнын, нәсел агачы Нурзидә апасының малае - бетен республикабызга билгеле хужалык җитәкчесе, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булган Җиһаншин Галимҗан ага белән бәйле.
Хөсәен абый хатыны Гаишә апа белән 9 бала: 7 кыз, 2 малай устерә. Кызлары Сария апа белән Раилә апа Югары Тәкәнеш авылында гомер итеп вафат булалар.
Укучылары сүзләре буенча Хөсәен абый бик гадел, белемле, кешелекле, ипле, тыныч, беркайчан да тавыш күтәрми торган, һәрвакыт мавыктыргыч итеп сөйлиторган, шул ук вакытта бик шаян да укытучы була. Беренче укытучысы турында сүз чыккач "Хөсәен абый безне, укучыларын, бик ярата иде, хәтта, кайвакыт шаяртып без - бәләкәй балаларны мыегы белән кытыклап та ала иде, " - дип искә ала 1927 нче елгы Халикова Минниса Сәйфулла кызы Хөсәен абый турында.
Ә 1927 нче елгы Файзуллин Мәснәви Фәрхетдин улы "Мәктәптә укыганда Майтәттәй апай бик тәмле итеп первый да, второй да пешерә иде" - дип искә ала.
Шәйдуллина Сәгыйдәәби истәлекләреннән:
"Мин 1932 нчеелныукыргакердем. Дүрт ел буе Хөсәенабыйукытты. Минем буем бик бәләкәй иде, шуңа күрә иңберенчепартадаутырдым. Хөсәенабыйбиккешелеклеиде. Мәктәпкәкилгәндә күшеккән кулларыбызныүзенеңучынаалыпҗылытаиде. Безнеһәрвакытавырлыкларданякларгатырышаиде. Улвакытта бит язарга дәфтәр дәюкиде, китап битләренәязаидек."
Шул ук Шайдуллина Сәгыйдәәби сүзләре буенча Хөсәенабый көндезбалаларныукытса кич белән өлкәннәрнеукыткан: "Эти белән энинаданнариде. Кич белән парлашып Хөсәенабыйянынаукырга йөриләриде " - дип искә ала ул.
БөекВатансугышыбашлангач, Хөсәенабый мәктәптәукытуын дәвам итә. Ә 1942 нчеелдаЮгары Тәкәнеш авылыннан Насыйбуллин Насыйбулла, Хадиев Кави, Хузиахметов Хөсән белән бергә Хөсәен абый да сугышка алына. Инде өлкәнәеп баручы ирләрне Сослангир дип аталучы җиргәҗибәрәләр. Монда сугышка алынучылардан гаскәр тупланып сугышка җибәрелә торган була. Ә гаскәр тупланганчы Хөсәен абыйлар төрле авыр эшләрдә эшлиләр: урман кисәләр, тимер юл салуда катнашалар.
Насыйбуллин Насыйбулла улы Гыйлфан бабай сүзләренәкараганда "Хөсәен абый һәрвакыт үзенә биргән паекны яшьрәк солдатларга бирәгән. Ул: "Алар бит сугышка керәчәкләр, аларга көч кирәк." - дип әйтә торган булган."
Халикова Минниса эби сүзләре буенча Хөсәен абыйның кызы Сария апа әтисе янына кучтәнәчләр алып барган. Хөсәен абый ул вакытта бик ябык булган. Сария апа алып килгән күчтәнәчләрне үзенә генә ашарга кушкач, Хөсәен абый: "Кызым, алар бит кызыгалар, минем тамагымнаан үтмәс бит бу ризыклар"- дигән".
Авыл халкының сүзләре буенча Габитов Хөсәен Габит улы туган җиренә исән кайта алмаган, шул Сослангир дигән җирдә вафат була дип сөйлиләр. Ә Хәтер китабында Габитов Хөсәен Габит улы сугышта вафат булганнар исемлегенә кертелгән.
Югары Тәкәнеш авылында Габитов Хөсәен Габит улы башлап җибәргән укыту эшчэәнлеген Назыйф абый (фамилиясе билгесез), Саматова Мәбрүрә Закир кызы, Рахимова Хурзинап Гаяз кызы,Асия Сахап кызы, Нуранияaпалар (фамилияләре билгесез) төрле елларда алып баралар.
1930 нчы елда салынган мәктәп хәзерге көндә инде юк. Ул 1994 елга хәтле мәктәп булып тора. Аннары аны сүтеп урынына балалар бакчасы төзелә. Тик ул балалар бакчасы озак эшләми, ниндидер сәбәпләр аркасында ябыла. Шуннан соң ул бина күпмедер вакыт авыл клубы булып тора. Хәзерге вакытта ул бинада кибет урнашкан.
Мәктәп сүтелгәннән соң, балаларны укытырга 1959 нчы елда нигез салынган иске колхоз конторы бинасы бирелә. Хәзергә хәтле бу бинада башлангыч мәктәп урнашкан.
Мәктәптә балаларга ике укытучы белем бирә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң укучылар белем алуларын Түбән Тәкәнеш мәктәбендә дәвам итәләр.
..










