Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
Телефон: | |
E-Mail: | xasanowa.lilija1577@yandex.ru / 2689000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 7 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Югары Ушмы балалар бакчасы яңалыклары
Туган як музее - безнең горурлыгыбыз!
Опубликовано: 03.12.2012
Мәктәп музей булдыру өчен 1986 нче елдан экспонатлар туплый башланды. Бу елларда укучылар Вагизов Илфат Минахметович җитәкчелегендә авыл халкы арасына чыгып, авыл, мәктәп тарихы турында, авылның күренекле кешеләренә багышланган материаллар, фоторәсемнәр, экспонатлар тупладылар. Хәзерге көндә музейда 700 якын экспонат бар, туплау эше дәвам итә.
Музейда сирәк очрый торган экспонатлар да бар. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның котелоклары, документлары, орден-медальләре, сугыштан язган хатлары - әнә шундыйлардан. Музейда булучыларны биредә тупланган эш коралларыннан – кул тегермәне, туку орчыклары, җеп эрләгеч, агач көрәк, чабагач, урак, май язгыч, шулай ук тормыш-көнкүреш кирәк-яракларыннан төрле керосин лампалары, шахтер лампасы, керосинка, төрле йозаклар, сәгатьләр, кайчы, үлчәүләр, бизмән, кистән, әбиләребезнең кул эшләреннән челтәр, чигүләр, сугылган тастымаллар, хатын-кызларның һәм ирләрнең милли киемнәре, чабата, бишек , XVIII-XX гасыр акчалары, заемнар, гарәпчә язылган иске китаплар, догалар, бизәнү әйберләре, төрле значоклар җәлеп итә. Бу экспонатлар укыту-тәрбия процессында киң кулланыла.
К списку новостей