Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
Телефон: | |
E-Mail: | xasanowa.lilija1577@yandex.ru / 2689000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 7 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Югары Ушмы балалар бакчасы яңалыклары
Сэламэтлек атналыгы
Опубликовано: 21.01.2021Саулык зур байлык, диелә татар халык мәкалендә. Әйе, саулык – сәламәтлек, бәхет чыганагы ул.
Бүгенге балаларның сәламәтлеге торышы бөтен җәмгыятьне борчуга салды. Мәгариф академиясенең яшь физиологиясе институты мәгълүматларына караганда, укучыларның 60% танартыгы сәламәтлекләре белән мактана алмыйлар. Соңгы дистә елда сәламәт балаларның саны 68%тан 20%ка кадәр кимеде.Мәктәпне тәмамлап чыккан яшүсмерләрнең барысында да диярлек нинди дә булса авыру бар.
Чирнең начар нәрсә икәне шулай ук һәр кешегә билгеле. Ләкин таза вакытта без бу турыда уйлап та карамыйбыз.Баланың беренче мәртәбә чирләве ата-анасына зур фаҗига булып тоела. Әмма чирле сабыйга ярдәм итәргә еш кына аларның, туганнарының, өлкәннәрнең әзерлеге булмый. Күп гасырлар буена тупланган тәҗрибә нигезендә кеше күп кенә чирләрне булдырмау юлларын өйрәнгән.
Ә хәзер П.Ивановның берничә кагыйдәсенә тукталыйк.
1. Табигатьне ярат, аны пычратма, тирә-юньгә төкермә. Юкса көч һәм сәламәтлегеңне югалтырсың. Төкректәге матдәләр организмдагы микробларны юк итә.
2. Кайда гына булсаң да, кешеләр, бигрәк өлкәннәр белән исәнләш. Чын күңелдән исәнләшергә кирәк. Бу исә кешеләрне яратырга өйрәтә, үзара тынычлыкны ныгыта.
3. Комсыз, ялкау, үз-үзеңнән канәгать, икейөзле булма. Кешеләргә ышан һәм аларны ярат, гадел бул. Бер-береңне аңлау, түземле, тыйнак булу, кайгы уртаклаша, ихтирам, тәүбә итә, гаебеңне таный белү – иң кадерле сыйфатлар.
4. Авыру, кәеф китү, үлем турында даими уйланулар организмга аеруча зарарлы. Алар төрле авыруларга китерәләр, аңны томалыйлар.
5. Уйны эштән аерма. Китап, газета, журнал укуың әйбәт, ләкин иң мөһиме – эш.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, ди халык. Әмма тормышта шулай да була: кайберәүләр, кемнәндер үрнәк алып, үз организмнарына үзләре зыян китерә. Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләрне һәм тәмәкене кире какмаган яшьләр саны тагын да арта. Алар арасында кызларның да булуы аеруча кызганыч, чөнки алар булачак әниләр бит. Аннары, алкогольдән зыян күрүче, җәфа чигүче гаиләләр күпме?
Тәмәке һәм алкоголь кулланучылар саны үскәннән – үсә бара, чөнки бу бизнес аракы һәм тәмәке сату кемгәдер бик зур табыш китерә. Ә, без, акча түләп сәламәтлегебезне дә, бәхетебезне югалтабыз.
Исегездә тотыгыз кадерле әти-әниләр – үзебезнең һәм балаларыбызның сәламәтлеге, яшәү рәхәте һәм бәхет үз кулыбызда.
К списку новостей