• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2
Телефон:
E-Mail: xasanowa.lilija1577@yandex.ru / 2689000003@tatar.mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Верхнеошминский ДС"
Руководитель: Хасанова Лилия Хановна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 7 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

Югары Ушмы балалар бакчасы яңалыклары

Ватанны саклаучылар коненэ эзерлек

Опубликовано: 31.01.2020

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган

“Ә Т И Л Ә Р, А Б Ы Й Л А Р,

Б А Б А Й Л А Р  Б Е Л Ә Н  Б Е Р Г Ә”

дип исемләнгән күңел ачу кичәсе

(уртанчылар, мэктэпкэ эзерлек төркеме)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2019-2020 нче уку елы

Ә Т И Л Ә Р, А Б Ы Й Л А Р, Б А Б А Й Л А Р  Б Е Л Ә Н  Б Е Р Г Ә

Уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Әзерлек эше:

- шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

– слайдлар карау (хәрбиләрнең  киемнәре, эблемалары белән танышу)

– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.

– залны бизәү.

– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.

Барышы:

Ватанны саклаучылар  көненә башланган парад белән зурлар катнаш төркеме бәйрәмне ачып җибәрә. Парад беткәч малайлар пәрдә артына кереп китә.

Данил: Бүген бәйрәм, бүген бәйрәм,

             Ир-егетләр бәйрәме!

             Әтиләребез биредә,

             Ә малайлар киләме?

Эмир: Ничек инде килмәсеннәр?

              Бер төркемгә  йөрибез.

              Куллар чабып каршы алыйк

              Малайларны бүген без.

Күңелле марш астында (Советлар Армиясе маршы Салих  Сәйдәшев музыкасы) малайлар залга үтәләр. “Солдат булам” җырына тезелеп басалар.

Гаяз: Рәхмәт, кызлар, зурладыгыз

                  Күтәрелде күңелләр.

                  Әмма, иң зур кунак бүген,

                  Алар безнең абыйлар, әтиләр һәм бабайлар!

Диана: Әтиләр, алар безне саклаучылар,

                Яманнардан яклаучылар.

                Әти булса янымда,

                Мин курыкмыйм тамчы да.

Данил: Горурланам әти белән,

             Аны бар да ярата.

              Мактау сүзләре әйтәләр

              Әтиемә карата. 

Әтиләрне барыбыз да

         Яратабыз, сөябез.

      Сез бит безгә иң кадерле,

      Якын кеше диябез.

Җ Ы Р “Солдат булам” ( зурлар катнаш төркеме малайлары утырышалар)

 

Тәрбияче. Кадерле балалар, менә безнең  көтеп  алган  көнебез  килеп  җитте.  Без  бүген Әтиләр  белән  бергә.  Сез  инде  Ватанны  саклаучылар  көне  турында  беләсез. Без  бу  турыда  күп  сөйләштек. Тагын  бер  искә  төшерик  әле, Кемнәр  алар  Ватанны  саклаучылар?. Дөрес, хәрби  кешеләр. Әйе,  бабайлар,  абыйлар,  гомүмән, ир-егетләр. Чын-чынлап  уйлап  карасаң,  без  барыбыз  да  Ватанны  саклаучылар. Без  балалар  да  үзебезнең  матур  гадәтләребез, тырыш эшләребез,  күңелле  тормышыбыз  белән  зурларга  булышабыз.  Тату  гаилә, ул  үзе  кечкенә  дәүләт бит  инде. Ә   әтиләребез шушы кечкенә  дәүләтләрне  саклап,  зур  дәүләтебезгә  бик  күп  файда  китерәләр.  Шуңа  күрә  без  аларны зурлыйбыз,  хөрмәтлибез.  Бәйрәм  белән  сезне,  кунаклар!

Тәрбияче. Әтиләр,  бүген без  сезне  балачакка  алып  кайтабыз. Безнең  белән  бергәләп,  уйнап-шаярып,  елмаеп  утырыгыз. Мин  беләм,  безнең  балалар да,  әтиләр  дә  туп  белән  уйнарга  яраталар.  Башта  без  балалар  белән  уйныйбыз,  аннан  әтиләр  белән. Ә әлегә сүзне балаларга бирик:

 

Эмир: Син, әтием, минем өчен

Бар дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйдә нур бөркелә.

 

   Һәр вакытта иңнәремдә

   Тоям әти кулларын.

   Әти янәшәдә булганда               

  Якты булыр юлларым

 

Диана: Үзе бик уңган булганга,

Ялкауны сөйми әти.                        

Эш сөючеләрне мактап

Гел безгә сөйли әти

БИЮ “Богатыри” (уртанчылар төркеме малайлары)

Тәрбияче: Хөрмәтле абыйлар, әтиләр, бабайлар!

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч!

Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !

Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

 Сезне бәйрәм белән котлыйлар зурлар төркеме:

Армия хезмәтен үткән хөрмәтле ир-егетләр хәзер башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә яңгырый.

ҖЫР : “У солдата выходной” (зурлар катнаш төркеме)

 

Әти белән без кичләрен

Шашка-шахмат уйныйбыз.

“Мат” куйганчы юк-югында

“Шах” ка җиткәч туктыйбыз.

Шаян шигырь сөйләү.

Гаяз: Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Данил:Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Эмир: Ә бабай үзе  шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк, әйтүче юк

Син, дип малай актыгы.

Диана:  Ягез  әле,  малайлар,

                  Бергә-бергә  биибез.

                  Елмаеп  карап  торсыннар

                  Безгә  әтиләребез.

П А Р Л Ы   Б И Ю.  “Моряклар”(уртанчылар катнаш төркеме)

 

Данил: Үсеп җитәрбез әле

Татарстан дәүләтенә                                                                                                                                                                                                  Хезмәт итәрбез әле

Утлар, сулар кичәрбез                

Илебезне саклар өчен                                   

Батыр булып үсәрбез

БИЮ: Ковбойлар (уртанчылар катнаш төркеме малайлары)

   Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без кунакларның җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз

1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга(кеглилар) барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.( ике команда 3 шәр кунак чакырыла, 2 пар эзләр бирелә һәр командага)

2. Зурлар катнаш төркеме белән уен-эстафета: “Танклар” (ике яшел пласмас табак, 10 бала( 2 команда 5 баладан).К списку новостей