• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2
Телефон:
E-Mail: Liliya.Hasanova1577@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Верхнеошминский ДС"
Руководитель: Хасанова Лилия Хановна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

Югары Ушмы балалар бакчасы яңалыклары

Хуш килэсен Алтын коз!

Опубликовано: 25.10.2019

       Борын-борын заманда да түгел, Метрәй дигән бер авылда яшәгән ди,булган ди бер патшалык.Ул патшалыкның исеме”Ләйсән”балалар бакчасы булган ди.Бу патшалыкта һәрвакыт кызыклы бәйрәмнәр үткән,матур җырлар яңгырап торган. Балалары бик тәрбияле,тәртипле булганнар ди ,ә тәрбияче апаоары бик белемле,тырыш кешеләр булган.

Җыр: “Безнең бакча”.

        Балалар һәр бәйрәмне көтеп алалар “Ләйсән”дигән күңелле дөньяда алар биергә,җырларга,матур шигырьләр сөйләргә ,бергә дус ,тату булып күңелле уеннар уйнарга яратканнар.Ә,”Ләйсән” дигән патшалыкта гел үзгәрешләр булып кына торган.Табигать патшабыз бу кечкенә билләмәне әйләнеп,карап кына торган.Яз җитсә балалар бакчасы шау-гөр килгән. Патшалыкта язгы эшләр башланган.Тәрбияче апалары белән бергә балалар чәчәкләр утыртырга бик яратканнар,шуңа күрә “Ләйсән”патшалыгы һәрвакыт чәчәккә күмелеп торган.

Чәчәкләр,күбәләкләр биюе”.

Менә шулай шат,тыныч кына яшәгәндә чәчәкле,күбәләкле матур дөнья үзгәреп китә.

( Җил тавышы,яңгыр болыты керә. Ул әйләнеп, яңгыр бөртекләрен чәчеп балаларны куркыта.)

Болыт:

·         Ха-ха-ха!!!!!!! Бетте матур көннәрегез мин сезнең тыныч дөньягызны тар-мар итәргә килдем! Мин салкын яңгыр болыты! Мин суык яңгыр,пычраклар алып киләм сезгә. Сезне туңдырам,сазлар чәчрәтәм.Чәчәкләрегез шиңеп бетәчәк,бакчагыз да ямьсезләнеп калыр әле!Вәт сезгә!!

·         1 бала:Тукта!Тукта яңгыр усалланма әле син! Без бит көз киләсен беләбез.Әйдә дус булыйк!

·         2.бала: Яңгыры да кары да безгә якын бары да!

·         Болыт: Тукта,тукта! Сез нишләп миннән бер дә курыкмыйсыз әле?

Тәрбияче:Әй,яңгыр,безнеңбалалар бар нәрсәне дә беләләр!Табигать фасылларының алмашуын да.Әйтегез әле балалар:

- нинди ел фасылларын беләсез?

-айларның исемнәрен?

-көннәрнең исемнәрен?

-безнең район исеме?

-авылыбыз исеме?

-көз көнендә табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Күрдеңме болыт алар бар нәрсәне дә беләләр көзнең нинди булгасын да белеп торалар!

Көзләр килә”.

Болыт: Ярар,миннән курыкмасагыз мин китәрмен инде-китүен ,Ләкин минем белән бер әйлән –бәлән уйнасагыз гына тынычлап сезне юешләми,туңдырмый,пычратмый гына китәрмен! Сез ризамы?

Безгә бәйрәм килде”(Түгәрәк уен).

Көй.Яңгыр китә.

А.Б: Менә шулай безнең кечкенә патшалыгыбызда зур җиңүләр яулана. Ел фасыллары әйләнә тора,балалар үсә тора. Чираттагы бәйрәм җитә.

Көз”(кечкенәләр).

1.      Көз көннәре килеп җитте.

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 

2.      Яфракларны алтын белән

Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча торам икән

Бакчабызга көз килгән.

 

3.      Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп.

Көн дә бакчага барабыз

матур күлмәкләр киеп.

 

4.      Бик күңелле урамда

Алтын-сары бар дөнья.

Җил яфраклар бетә,

Көз шатлана,сөенә.

Яфраклар белән бию”.

А.Б: Менә шулай “Ләйсән” балалар бакчасына көз килә.Һәр ел фасылы үзе матур. Кыш безегә ак карлары,чыршы бәйрәме белән күңелдә аерым урын алса,җәй тәмле җиләкләре,матур чәчәкләре,җылы көннәре белән якын.Яз айлары яшел бөреләре,җылы яктан кайткан кошлары белән күңелгә кереп кала.Ә,көз айлары бигрәк матур. Бар дөнья сары,кызыл алтын төскә керә.Агачлар иң матур күлмәкләрен киеп көз килгәнен көтәләр. Бакчаларда эшләр төгәлләнә.Уңыш җыеп алына,кыш ашарга базларга салына.Эшләр кими.Без кышка эзерләнәбез.

А.Б: Көз килгәч байлык арта. Безнең бакчада да яшелчәләр мулдан булды.

Матур көй ишетелә

. Залга көз керә.

Исәнмесез балалары! Мин сезгә көз бәйрәменә кунак булып килдем!

Сөмбелә” җыр.

И, балалар, бигрәк матур җыр белән каршы алдыгыз.Рәхмәт сезгә.Килгәндә бар җирне карап килдем.Бик матур хезмәт куйгансыз икән җәй буе. Чәчәк-гөлләрегез,яшелчә-җимешләрегез мулдан булган. Мине каршыларга ныклап әзерләнгәнсез икән. Мин дә сынатмадым быел! Озак көттермәдем! Бик суык та булмадым. Яңгырларымны тыеп тордым сез яшелчә бакчасында,басуларда эшләрен төгәлләсен дип.Карап торам да танымыйм. Бигрәк үскәннәр? Кая соң әле Шамил,Динар, Илнар? Шулай инде балалар,көн артыннан көн үтә торыр,айлар елларга тоташыр.Сез дә олы кешеләр булырсыз .Тырыш ,хезмәт сөючән,тәрбияле балалар булып үсәрсез дип ышанып калам.Әйдәгез әле бәрәмебез гөрләп торсын бер биеп күрсәтегез!

Татарча бию.

Көз : Булдырдыгыз балалар! Мин килүгә ничек эзерләндегез соң?

1:Яшелчә,җиләкләрне җыеп куйдык!

2. Бакчаларны җыештырдык.

3. Матур җырлар,шигырьләр өйрәндек.

Айгиз җыр.

4.Бүлмәне бизәдек.

5.Биюләр,җырлар өйрәндек.

Көз: Кая әле тикшереп карыйм!

Җыр :”Яфраклар бәйрәме”

Уеннар:

1. Бәрәңге җыю.

2.Суган утырту.

3.Эстафета.

Җиңүчелэргә бүләк: Илзир җыр

Көз : Ай,уңганнар,булганнар!

Яшелчәләр чыгып басалар:

5. Без инде хәзер зурлар

Тиз эшли безнең куллар

Яшелчәләр алабыз

Кәрзиннәргә салабыз.

Уңыш җыры”



К списку новостей