• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2
Телефон:
E-Mail: xasanowa.lilija1577@yandex.ru / 2689000003@tatar.mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Верхнеошминский ДС"
Руководитель: Хасанова Лилия Хановна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 7 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

Югары Ушмы балалар бакчасы яңалыклары

Эх, яшьлеккэ кайтып килсэн иде...

Опубликовано: 27.09.2019

Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде.

(Олкэннэр коненэ  багышланган   кичэ)

(Музыка уйный, шигырь укыла.)

Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде.

Аргамаклар белән җилдереп!

Тормыш йөген атлар урынына,

Без тарттык бит инде җигелеп.  

Әллә яшьлек, әллә аргамаклар

Ташлап китте безне еракка.

Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве

Ишетелә кебек колакка.

Оча кебек кышкы бураннарда

Яшьлегебез аргамаклары.

Көлемсерәп еллар карап тора

Чаба-чаба арган атларны.

Гел маяклы юллар булмагандыр,

Йөргән булды кайчак адашып.

Әмма барыбер туган якка кайттык-

Булмый илне малга алмашып.

 Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                             

  Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

 

Котлаулар

 

Шавы булып алтын яфракларның,                  

Зәңгәрлеге булып һаваның,

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,                          

Матурлыкка тиңе юк аның!

 

Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                        

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!            

(Монтаж)

                Сез һәркемгә чиксез мәрхәмәтле

                Кызганмыйсыз йөрәк җылыгызны                   .

               Багышлыйбыз сезгә йөрәкләрдә

               Ялкынланып туган җырыбызны!     

 

                             

      Күп картларның күңеле ялгыз була

      Барып хәл белешү ни тора.

      Безгә бит ул авырлык тудырмый

     Ә картларның күңеле яктыра.

Сезнен   очен Шигырь сойли Данил Шайхетдинов

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,                                              

Бигрәк уңганнар икән

Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;                                                      

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.

 

«Эбилэр биюе»

 

Килмә, димен картлыкка,
Нигә соң син киләсең?
Үзеңне бит беркем дә
Сөймәгәнне беләсең. 


Тимә, картлык, минем тешкә,
Теш көч бирә эшләргә.
Минем тешләремне койып,
Ни хакың бар көләргә. 
     

Кая китте яшь вакытлар-
Яфрак, зәңгәр чәчәгем;
Күңел сизми, беркем белми
Алдан ни күрәчәген.
         

 Уйлап утырам, хәйран калам:
Бик аз калды гомерләр.
Авыр сүзне, кайгыларны
Күтәрә алмый күңелләр.

 

 

Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен  тыңлап үтик.

Укый  Равия Хасанова

                          

 Күрше бабайга кердем, 
Көйләп бер сәлам бирдем; 
Ике куллап күрештем, 
Хәл – әхвәлен белештем.
      Соравымны тыңлагач,
       Болай диде бабакай:                                                      

      Озак яшәүнең сере –
      Татулыкта балакай.

Әбиең белән бергә, 
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.

       Әрләшкән дә юк, шөкер, 
       Тиргәшкән дә юк, шөкер. 
       Ачу килгән чакларда, 
       Эндәшкән дә юк, шөкер.

 Сүз куештык өйләнгәч, 
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда, 
Беребез чыгып тора. 

        Менә әле бүген дә 
        Ул тузына тегендә. 
        Үтте ярты гомерем 
        Шушы капка төбендә.                                             

Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава; 
Ә саф һава, беләсең, 
Организмга дәва.                                          

      Бу сүзләрдән сез шуны
      Төшенергә тиешле: 
      Озак яшәүнең сере-
      Шаянлыкта, кәнишне!          

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без,сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

 

Сезнен каршыгызда  «Шалкан» экияте.

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем                              

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

Жыр « Эбием- эбекэем»

         Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.                                      

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

 

Сезне хормэткэ   жыр янгырый. (Ильмира Карамиева  жырлый   )

 

          Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

        Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

        Яшәү матурлыгы, яме булып

         Көн артыннан көннәр үтсеннәр

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп үтсен сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                      

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

Картаям дип һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була                                            

Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-                                                  

Без калабыз шушы теләктә!

 

  Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!



К списку новостей