МБОУ «Шадчинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Шәдче урта гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422145, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Шадчи, ул. Молодёжная, д. 14 |
Телефон: | +7(855)-632-52-44 |
E-Mail: | Ssdc.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шадчинская СОШ" |
Руководитель: | Шрыкова Гюзель Ильдусовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 45 обучающихся (из них иностранных граждан - 0) |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости МБОУ "Шадчинская СОШ"
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 04.02.2020Безнең Шәдче мәктәбендә бик күңелле генә “Әлифба бәйрәме” узды. Бәйрәмгә әти-әниләр чакырылды. Укучылар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр. Үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле булуыннан тыш, татар, рус телләрендә иркен аралашуларын да күрсәттеләр. Әлифба белән беррәттән укучылар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнгәннәр. Котлау сүзләре белән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Шрыкова Г.И., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хайдарова Г.Р., 3 класс җитәкчесе Сазаева С.В., һәм инде 1 класс җитәкчесе Сафина Г.Н. котладылар. Матур бәйрәмне оештырган Сафина Г.Н. һәм 3 класс балаларына, 1 класс укучылары әти әниләренә бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аларны бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә дә тырышып укып, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
К списку новостей