Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Нәүрүз
Опубликовано: 20.03.2015Әй дускайлар, дускайлар,
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз,
Бәйрәмгә ашыгыгыз!
Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – ул язгы бәйрәм, элеккечә - Яңа ел бәйрәме. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Без дә үзебезнең Нәүрүз чибәребезне сайладык. “Нәүрүз чибәре - 2015 бәйгесе”нә кызларның иң уңганнары, иң булганнары һәм иң гүзәлләре җыелган иде. Кызларыбыз төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барды.
Җиңүчеләр:
“Иң сылу туташ” бәйгесендә 7 нче сыйныф укучысы: Раджапова Чулпан
“Иң өлгер туташ” бәйгесендә 7 нче сыйныф укучысы: Шайхутдинова Динара
“Иң зәвыклы туташ” бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы: Назмеева Эльмира
“Иң сөйкемле туташ” бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы: Арутюнян Алина
“Иң уңган туташ” бәйгесендә 9 нчы сыйныф укучысы: Фазлеева Айгөл
“Иң күркәм туташ” бәйгесендә 9 нчы сыйныф укучысы: Бубнова Светлана
Шушы кызлар арасыннан “Нәүрүз чибәре -2015” итеп Раджапова Чулпан билгеләнде. Үзенең матур теләкләрен укучыларыбызга җиткерде, Нәүрүз күчтәнәчләре өләшенде.
К списку новостей










