Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 129 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
День детского фольклора
Опубликовано: 12.04.2018Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә татар балалар фольклоры бәйрәме үткәрелде. Фолькло́р – теге яки бу халыкның сүз сәнгате, тел иҗаты. Ул халыкның тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра.
Бәйрәм, фольклорның бер тармагы булган, татар халык такмаклары белән башланып китте. Халык авыз иҗаты әсәрләре: бишек җырлары, такмаклар, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, мәсәлләр, тизәйткечләр, мәзәкләр өйрәнеп, аларга аңлатма биреп дәвам итте. Йомгаклау өлеше булып, бәйрәмнәрдә, кичәләрдә уйнала торган татар халкының "Йөзек салыш" уены уйналды.
Фольклор телдән иҗат ителүе һәм телдән-телгә күчеп яшәве белән аерыла. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә, фольклор әсәрләрен сөйләмебездә кулланырга тиешбез. Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.
К списку новостей