• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12
Телефон: +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13
E-Mail: mamad-khi@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Мамадышская школа-интернат"
Руководитель: Галимханов Тагир Ахмадуллович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1
У нас учат: 43 педагога

Новости школы

Встреча с писателями

Опубликовано: 14.12.2017

Шушы яктан – шушы туфрактан без

    

        Мамадышым – чиксез куанычым,

        Син бит минем алтын бишегем!

          Бетмәс көч-дәрт, илһам алып синнән

        Гел кабатлыйм шигъри исемең!

 

                  Мамадыш яклары табигатенең гүзәллеге турында күптән, бик күптән билгеле.  Тылсымлы–сихри табигате, урман–кырлары, таулары-болыннары, йөзләгән челтер чишмәләре, көмеш сулы Нократы-Чулманы гына түгел, кешеләре дә матур аның. Мамадышта эшчән, тырыш, уңган халык  яши. Безнең як кешеләре гомер-гомергә иген иккән, мал-туар караган, җыр-моң яраткан. Төбәгебез төрле талант ияләренә дә бик бай. Райондашларыбызның күп кенә иҗади көчләре татар дөньясында танылган каләм ияләренә әйләнделәр.

                  Мәктәбебездә Мамадыш төбәгеннән чыккан язучыларыбызны барлап “Шушы яктан – шушы туфрактан без” дигән әдәби кичә үткәрелде. Бәйрәмгә түбәндәге кунаклар чакырылды:

- Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хәкимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты Вәрис Гали;

- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе Вахит Галиев;

 - Мамадыш төбәгендә эшләп килүче татар халык “Кышкы чия” ансамбле җитәкчесе,  хөрмәтле мәдәният хезмәткәре, талантлы артист, җырчы, шагыйрә Гөлнур Васыйлова; - Шәйхи Маннур һәм Фатих Хөсни исемендәге премия лауреаты, Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара Мактау дипломанты, Татарстан Республикасының хөрмәтле укытучысы Рафаил Газизов.

Алар үзләренең тормыш юллары, иҗатлары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. Укучылар шагыйрьләребезгә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, бүләкләрен тапшырдылар. Кунакларыбыз иҗат җимешләрен – китапларын бүләк иттеләр. 



К списку новостей