• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12
Телефон: +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13
E-Mail: mamad-khi@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Мамадышская школа-интернат"
Руководитель: Галимханов Тагир Ахмадуллович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 129 учащихся, из них иностранных граждан - 1
У нас учат: 43 педагога

Новости школы

Сабантуй

Опубликовано: 25.05.2017

Сабан туе - хезмәт туе,                                                       
Шатлык hәм бәхет туе, шул; 
Уйнап, биеп, жырлап, көлеп 
Бәйрәм итик көн буе.

                   Торган җир – көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та, нинди генә җирләр, нинди генә илләр гизеп, кайларда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як иң якыны һәм иң кадерлесе. Безнең туган шәһәребез Мамадыш – Республикабызның иң матур җирендә урнашкан һәм аның ерак гасырлардан килгән бай тарихы бар.

    Милләтебезнең үзе кебек борынгы, гаярь, күңелле җыеннары, үзенә генә хас күркәм йолалары бар. Шуларның берсе, җаныбызга дәрт-дәрман, илһам өстәгәне, алгысытканы – Сабантуй. Кешене гомер буе газиз җиренә тартучы, үтә милли һәм моңлы, үтә дә борынгы һәм беркайчан картаймас нинди бәйрәм бар соң? Әлбәттә, Сабантуй! Без дә бу бәйрәмне онытмыйбыз, дистә елдан артык уздырып киләбез. Быел да бәйрәмебез шау-гөр килеп бик матур узды, уку елына йомгак ясалды. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнашып күп бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Һәр сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын күрсәттеләр, бәйрәмебез җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ә  Сабантуенда уйнала торган төп уеннарның берсе, халкыбызның йөзек кашы - көрәш санала.  Безнең бәйрәмебездә дә бу уен бик киеренке барды, көрәшчеләр мәйданда беренчелекне алу өчен бил алыштылар. Сабантуебызның батырлары:

3нче урында – Хадиев Б. 3А сыйныфы, Демьянов А. 6Б сыйныфы.

2нче урында – Хайдаров Р. 4А сыйныфы, Максимов А. 9Б сыйныфы.

1нче урында – Ченин И. 6Б сыйныфы, Марченков А. 9Б сыйныфы.

Фотогалерея



К списку новостей